Көл, иң беренче чиратта, калийлы-фосфорлы ашлама булып санала. Әмма, болардан тыш, аның составында туфрак өчен файдалы тагын 30дан артык матдә бар. Көлдә бары тик азот юк. Шуңа күрә үсемлекләрне бу төр ашлама белән генә тукландырырга ярамый, азотка бай булганнарын да сибәргә кирәк.
Торф көлен дә, әлбәттә, кулланырга була. Ләкин аның файдасы күп түгел, составында туклыклы матдәләр аз. Кайбер торф көлләре тимергә бик бай һәм аларны яшелчәләргә сибәргә бөтенләй киңәш ителми. Шуңа күрә мондый көлне җиләк-җимеш куак-агачлары төбенә сибәргә тырышыгыз. Бигрәк тә чия, төче чия, сливаларга файдалы булыр (сүз уңаеннан: тимер оксиды салкынга каршы торучанлыкны арттыра).
Ә ташкүмер янганнан калган көлне ашлама буларак бөтенләй файдаланырга ярамый!
Иң яхшысы, әлбәттә, агач көле. Файдалы матдәләрдән кала, агач көленең тагын бер сыйфаты бар. Составында известь булганга күрә, ул туфракны ачытып күпертергә сәләтле. Шуңа күрә селтеле туфракларга сипкәндә бик сак эш итәргә кирәк. Нарат көле иң “туклыклы” көлләрдән санала, каен көле исә калий һәм фосфорга бик бай.