+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь 2016, 02:00

Казанда пешкән уха

Балыкны оста итеп кармаклаудан тыш, аны телеңне йотарлык итеп әзерли белергә дә кирәк. Яңа гына тотылган балыктан казанда пешкән ухадан да тәмлерәк ризык бармы икән?! Шул ук вакытта кайбер киңәшләрне күздә тоту мөһим.

Уха үтәкүренмәле, өйрәле килеп чыксын өчен, яшелчә һәм тәмләткечләрне азрак куллану зарур. Сыла, алабуга һәм шыртлака, сазан, табан, карп, кызылканаттан уха аеруча тәмле була. Балык кармаклау мөмкинлеге булмаса, тәрәч, палтус, нототения, диңгез алабугасы кебек диңгез балыклары алыгыз. Чабак, корбан балыгы, вобла, сельдь, скумбрия, чехоньнан уха килеп чыкмый.

Уха өчен кимендә ике төрле балык кирәк, дүрт төрле булса, тагын да яхшырак. Балыкны чистартып, саңакларын алырга, уылдыгын калдырырга кирәк. Елга балыгы башлы килеш пешерелә. Кишер, бәрәңге, суган салына.

Балык шулпасы тонык булырга тиеш. Шуңа күрә, кайнап чыкканнан соң, күбеген берничә тапкыр җыеп алырга кирәк.

Балык шулпасына петрушка тамыры, түгәрәк кара борыч, дәфнә яфрагы кебек тәмләткечләр өстәргә кирәк. Күл балыкларындагы ләм тәмен бетерү өчен бераз гына лимон суты салып җибәрү әйбәт. Ә инде иң соңыннан ухага бер кисәк атланмай салып, капкач белән капларга һәм 10 минут тотарга кирәк.

Табигать кочагында учакта пешкән уха фатирда, плитәдә пешкәннән тәмлерәк килеп чыга. Беренчедән, шулпага төтен тәме дә сеңә. Икенчедән, табигать кочагында һәр ризык телеңне йотарлык була.
Читайте нас: