+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь 2016, 02:00

Сәламәтлек киштәсе! Иң татлысы — йокы

Йокыгыз бозылса, көндез йокламагыз. Ятар алдыннан авыр физик эш башкармагыз, якыннарыгыз белән мөнәсәбәт ачыкламагыз, компьютер алдына утырмагыз, йокыга талыр алдыннан мониторны бер-ике сәгать алда сүндерү хәерле.

Йокы алдыннан җиңелчә генә физик эш, китап уку файдалы. Бер үк вакытта ятуны һәм торуны гадәткә кертегез. Организмыгыз шуңа өйрәнсен. Мәсәлән, кичке сәгать унбер­дән иртәнге җидегә кадәр йокларга мөмкин. Иртәгә хәл итәчәк мәсьәләләрегезне түшәккә ятканчы уйлап, планлаштырып куегыз.

Йокларга ятар алдыннан хуш исле җылы ванна кабул итәргә, бер стакан катык эчәргә, я бер чәй калагы бал ашарга мөмкин. Йоклар алдыннан җәяү йөрү татлы йокыга талырга ярдәм итәчәк. Тулы ашказаны, яки ач килеш яту йокларга комачаулаячак. Кофе белән тәмәке — нерв системасы өчен көчле кузгаткычлар. Шунлыктан, йокы алдыннан алардан тыелып торырга киңәш ителә.

Кагыйдә буларак, организм кичке сәгать унбер-уникеләрдә хәлсезләнә. Әгәр иртәрәк, ягъни эчке органнар актив эшләгән мәлдә, йокларга ятсаң да алар эшчәнлеген киметми. Соңга калып ятып та, йокыга тала алмый азап­лансаң, бу организмның чамадан тыш хәлсезләнүенә, йөрәк тибешенең ешаюына бәйле.

Озын сүзнең кыскасы шул: иртәнчәк җиңел торам, ял итәм дисәң, иртәрәк йокларга ятарга кирәк.
Читайте нас: