+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2016, 02:00

Ниндине сайларга?

Аш-су бүлмәсенә гарнитур сайлаганда аның нинди материалдан эшләнгәнлегенә игътибар итегез. ДСП иң популяр материал булып исәпләнә, хакы да кыйммәт түгел. Пычкы чүбеннән ясалган плитәләрдән эшләнә. Бик дымланмый.

МДФтан эшләнгән гарнитур экологик яктан чиста, хәвефсез санала.

Агач — кухня эшләүдә кулланылучы иң кыйммәтле материал. Аны эшләгәндә имән, карагай, чикләвек, чия, каштан, зирек агачларын файдаланалар.

Аш-су бүлмәсе — өйдә эш урыны. Шуңа да ул хуҗабикәләр өчен уңайлы булырга тиеш. Моңа ирешү өчен түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.

Аш-су гарнитурының астагы шкафларының аяклары мотлак булырга тиеш.

Өслегенең бербөтен бул­ганын алырга кирәк. Шкаф араларына әйбер төшеп, су агып иза чиктермәячәк.

Өслек пленка белән капланган МДФтан, тактадан, табигый таштан, прессланган резинадан эшләнә. Кореаннан эшләнгәне химик йогынтыга бирешми. Мәрмәрдән эшлән­гәне белән бик сак булырга кирәк. Эссе су түгелсә, әйбер төшеп китсә, чатнарга гына тора. Граниттан эшләнгәне кислоталарга бирешми.

Яхшы кухня күпфункцияле булырга тиеш. Бүлмәгездәге һәр квадрат сантиметрны файдаланырга тырышыгыз.

Аш-су бүлмәсендә икедән артык төс булмасын. Өске шкафлар астагыларына караганда яктырак булуы мө­һим. Агачтан бер төстә эшләнгән гарнитур да матур күренә. Буялган МДФтан эшләнгәннәренә ачык төсләр килешә. Бәләкәй аш-су бүл­мәсен киңрәк итеп күрсәтү өчен якты мебель кирәк. Өске шкафларның биеклеге — 72 яки 92 сантиметр, тирәнлеге 30 сантиметр, аскы шкафлар белән аларның арасы ки­мендә 50 сантиметр булуы шарт.

Белгечләр аш-су бүл­мәсендә җиһазларны һәм электр техникасын түбәндәге тәртиптә урнаштырырга тәкъдим итә.

Суыткыч, аш-суны эшкәртү өчен урын, газ плитәсе, сервировкалау өчен урын.
Читайте нас: