+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 сентябрь 2016, 02:00

Зирәклекнең сирәклеге... Их, аның кирәклеге!

“Бер хатында кырык ир хәйләсе булыр”, ди халык. Хәйләме, әллә зирәклекме? Бер үк ир кешенең үзен, кайсы хатын янында булуына карап, бөтенләй башка яктан күрсәтүенә игътибар иткәнегез бармы икән? Әйтик, берәүгә ул Аладдин лампасыннан чыккандай нигъмәтләр яудыра, ә берәүне кәкре каенга терәтеп китә. Русия футболчысы Андрей Аршавин, сөяркәсе хакына гаиләсен ташлап киткәч, элекке хатыны Юлия Барановская әйтүенә караганда, берсеннән-берсе кечкенә 3 баласын 3 ел буена күргәне дә, ишеткәне дә юк, хәтта моңа теләк тә белдерми. Ә яңа гаиләсендә, яңа хатынның балаларын туйда кочагына алып, фотога төшә... Муен башны үзенә кирәкле якка оста борган, димәк.

Мондый җансызлыкка юл куймасак та, кирәк чакта “муен” була беләбезме соң без? Биш ел саен үткәрә торган сыйныфташлар очрашуын гына алыйк. Менә кайда инде ул кемнең кемлеген күрсәтүче “зирәк хатыннар күргәзмәсе”! Егетлә­ребезнең кайберләренә мондый кичәләргә юл ябык. Яшьрәк чакта — бигрәк тә. Олыгая төшкәч, 1-2 сәгатькә генә күренеп китәргә рөхсәт бар. Күрешеп тә, сөйләшеп тә туймаган килеш кайтып китәргә мәҗбүр күңеле китек ирне “Җиңү маршы” белән каршылау чын җиңүме инде?! Ә бер сабакташыбыз, һәр очрашу саен машинасы багажнигыннан күчтәнәчләрен ташый-ташый: “Киленегез төне буе пешеренде, бүген төнлә берүзем генә рәхәтләнеп йоклыйм, кайтып йөрмәсәң дә була” диде”, — дип шаярта. Күзләрендә нурлар уйный, шундый бәхетле! Әлеге бә­хет янында кырын эшкә каян урын калсын?

Хатын-кыз зирәклегенә тормыш китабыннан берничә мисал. Ир белән хатын шәһәр читендәге бакчаларына җыена, яннарында кечкенә кызлары уйнаклап йөри. Шунда ир, хатынының күзләренә карап: “Беләсеңме, әнисе, бүген сиңа озак саклап йөрткән серемне ачарга мәҗбүрмен бит мин. Моннан берничә ел элек минем чит хатында балам булды. Ул да — кыз бала. Кызганычка каршы, күптән түгел аның әнисе чирләп үлеп китте, кызым картәнисе тәрбиясендә калды. Хәзер без бакчабызга барырбыз, кызыбыз җиләк җыяр, көне буена саф һава сулар, ә ул картәнисенең кысан, тынчу бүлмәсендә телевизор карап утырыр. Алыйк аны да бакчага, ә?!”

Хатынны яшен суккандай була. “Ничек, кайчан?! Ул бит хыянәтен бер дә белгерт­мәде, эштән соңлап кайтмады, ял көннә­рендә гел генә безнең белән булды. Әнисе үлгән, ди... Бахыр, ятим бала...” Каян таба ул йөрәк ярсуына дилбегәне, ничек теле әйләнә, белмәссең — иренә: “Ярый, алыйк соң”, — дигән җавап яңгырый. Ә анысы, хатынын кочагына алып: “Юк, матурым, читтә бернинди балам да юк, сине сынап карар өчен генә шаярттым”, — ди. Монысында инде бер генә дилбегә дә җитмәс, икәү кирәк булыр... Әмма таба ха­тын икене дә!

Тагын бер танышымның тормыш китабын ачыйк. Ул аерылган иргә тормышка чыгарга җыена. Баксаң, ир беренче мәхәб­бәтен оныта алмаган, аңа үч итеп кенә корылган гаилә бик тиз таркалган икән. Яшермим, танышымны мин генә түгел, бик күпләр бу адымнан сакланырга үгет­ләде. Әмма ул безне тыңламады. Кияүгә чыкты, тупылдап торган кыз тапты һәм аңа иренең беренче мәхәббәте исемен кушты! ”Баштарак бу исемне ишетүгә ул үзгәреп китә иде, күреп торам – аны уйлый, — ди ул. — Әмма соңрак ул кызын шул­кадәр яратты ки, хәтта аның исем тарихын да онытты. Хәзер ул исем кызыныкы гына булып калды. Ә аның әнисе кем? Мин! Шуңа ул хәзер мине дә өзелеп ярата”.

Хатын-кыз зирәклеге сирәк күренешкә калып бара. Хәзер без, кирәксә-кирәкмәсә дә чәпченергә, үзебезнең ирләр белән бер хокуклы булуыбызны күрсәтергә яратабыз. Кызларыбыз егетләр артыннан үзләре чаба, ярымшәрә күкрәкләрен күрсәтеп, авызларын очлайтып фотога төшә дә, аларның социаль челтәрдәге битләрен “штурмлый”, шалтыратып, мазасына тия... Кияүгә чыксалар менә башлана инде: ”Миңа монысы кирәк, тегесе... Син — ир кеше, син тиеш...” Ә бит зирәк хатынның иренә аның ни тиешлеген исенә төшереп торасы юк, ул аны “үзе” белә. Хатыны яр­дәме белән, әлбәттә.

Әбиләребез берничә хатынлы бабаларыбызга да ярый белгән, гаиләдә татулык саклаган, аның таркалуын күз алдына да китерми гомер иткән. Алардагы зирәклек безнең сирәкләребездә генә калып бара түгелме? Күлмәкләрне салып, чалбар кигәч, атны үзебез иярли башлагач, безгә арты белән борылды ул, ахрысы. Бөтенләй китеп бармасын иде.
Читайте нас: