+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь 2016, 02:00

Р-беләзек сынатмый

Мөгаен, күпләрегезнең Р-белә­зек турында ишеткәне бардыр. Аны мөмкинлекләре чикле кеше­ләр­гә янгын башлану хәбәрен җит­керү өчен Русия галимнәре уйлап чыгарган. Җиһаз бинага урнаштырылган автоматик янгын сигнализациясе эшләп китү белән үзе­нең хуҗасына тибрәлү (вибрация), тавыш яисә яктылык ярдәмендә хә­веф-хәтәр янавы турында хәбәр бирә.

Беләзекне дәваханәләрдә, картлар йортында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп һәм балалар бакчаларында, интернатларда кулланалар. Яңа уку елы башлану белән Уфаның берничә махсус уку-укыту йортларына Р-беләзекләр алынды. Ә инде бу беләзекләр белән куллану кагый­дәләрен өйрәтүне Уфа шәһәренең янгын профилактикасы бүлеге инженерлары үз өстенә алды.

Күптән түгел Уфаның 1нче төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә Р-беләзекләр гамәлдә сыналды. 89 бала, 39 укытучы һәм балаларын күрергә килгән әти-әниләр “янгын чыккан” бинадан тиешле вакытта чыгып, куркыныч янамаган урынга җыелды. Янгын сүндерүчеләр килгәнче интернат эшчеләре кул астында булган җиһазлар ярдәмендә ут белән көрәшә башладылар. Нәтиҗәдә, бәлагә таручылар коткарылды, “кызыл әтәч” вакытында авызлыкланды. Дим районы буенча янгын профилактикасы бүлеге җитәкчесе Альберт Вәлиәхмәтов чарадан канәгать калды.

Һәр җиһаз җәмгыятькә файда китерергә тиеш. Р-беләзекнең күңелсез хәлләрдә дә сынатмаячагына өмет зур.

Айгөл ГАЛИӘСКАРОВА,
Уфа шәһәре янгын сагы идарәсенең матбугат хезмәткәре.
Читайте нас: