+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 сентябрь 2016, 02:00

Ахыр заман еракмы?

Әлеге сорау күпләрне борчый. 2012 елда инде күпләр аның килүенә капкаларны ачып та куйган иде. Әмма, Ходай теләгәч, яши бирәбез әле!

Әгәр тагын шундый коткы таралса, галимнәр фикеренә дә колак салырга кирәклеген онытмыйк әле, җәмәгать. Ә алар планетадагы тормышның аңа үлемечле астероид бәрелсә, яки “Бозлану чоры” ( “Ледниковый период”) килеп җитсә генә тукталу мөмкинлеге бар дип белдерә.

Русия дәүләт гидрометеорология университеты профессоры Валерий Малинин фикеренчә, әлегә Җирдә, парниксыман эффект аркасында, глобаль җылыну күзәтелә. Әмма ул акрын гына булса да бозлануга юнәлеш ала. Бу чор Җирдә 18 мең елдан гына киләчәк. Ә менә Җирнең берничә атом бомбасы шартлавына тиң астероид белән бәрелеше төгәл 10 елдан да килергә мөмкин. Шулай да, бу үлемечле җиһан җисеме үзенең юлын үзгәртү сәләтенә ия. Шулай булгач, 10 елдан барыбер дөнья бетәчәк, дип көн күрүче ялкауларга каешны кысыбрак буарга туры киләчәк.
Читайте нас: