+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2016, 02:00

Башкортстан юморы илчесе

Грециянең Тинос утравында күптәннән традициягә әверелгән “Музаларга визит” дигән халыкара иҗади фестивальнең быелгысына мәртәбәле кунак һәм жюри рәисе итеп Марсель Сәлимов чакырылган иде.

Фестивальне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Тинос әлеге тарихында борынгы заманнардан ук аерым урын тота. Өч мең елдан артык инде ул изге утрау, мәгариф учагы, данлыклы грек рәссам­нары һәм сынчыларының кече ватаны буларак билгеле. Шуның өчен дә ЮНЕСКО Тиносны ачык һавадагы музей дип игълан иткән.

Фестивальнең мәдәни чараларында Греция, Русия, Канада, Бельгия, Украина, Грузия, Латвия, Литва һәм башка илләрнең дөньяга билгеле язучылары, шагыйрьләре, галим­нәре, музыкантлары, рәссамнары һәм сынчылары катнашты. Русиядән Светлана Савицкая, Иван Переверзин, Василий Тишков, Надежда Колышкина, Нина Шапкина-Каргачанова, Людмила Зубанова, Наталья Зыховская Гомер исемен йөртүче халыкара әдәби конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар.

Марсель Сәлимов басылган әсәрләренең иң югары рейтингы өчен укучыларның аерым призына — Гомер дипломына лаек булды. Ул “Әдәбият һәм сәнгать көзгесендә Греция һәм Русия диалогы” дискуссиясендә “Бөек урыс язучылары “Геродот исе килеп торган” башкортларда кунакта” дигән “җитди” доклад белән чыгыш ясады. Бу доклад, шулай ук аның “Аллалар белән сөйләшү” дигән шигыре фестивальнең җыен­тыгында һәм Тинос мэриясе Грециянең Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге булышлыгында нәшер итүче “9 Муза” журналында урыс һәм грек телләрендә басылды.

“Хөрмәтле Марсель! Әгәр сез жюрида булмасагыз, шигырегез һәм докладыгыз өчен, мөгаен, барысы да конкурсның төп призын Сезгә бирү ягында булыр иде. Әмма барыбер укучылар мәхәббәте һәрчак Сезнең белән булды һәм булып кала. Сезгә тәрҗемәченең дә бик яхшысы туры килгән. Бик күпләр өчен Сез — элекке СССР киңлекләрендә иң популяр авторларның берсе” — Ника дигән укучы якташыбыз турында шундый фикерләр язган.

Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, шагыйрь һәм музыкантлар чыгышлары, дискуссияләр, күргәзмәләр, концертлар, экскурсияләр булды. Халыкара мәдәният академиясе президенты итеп Тиностагы фестиваль президенты Ирина Анастасиади (Греция), вице-президентлары итеп Марсель Сәлимов һәм Грузиядән Теймураз Беришвили сайланды.

Марсель Сәлимов, шулай ук, Греция һәм Русия арасында мәдәни мөнә­сәбәтләрне үстерүгә керт­кән өлеше өчен Тинос шәһәре мэриясенең Мактау грамотасы белән бүләк­ләнде. Һәм ул җавап сүзе итеп, академия һәм шәһәр ки­тапханәләренә үзенең урыс, башкорт, татар, чуваш һәм болгар телләрендә чыккан китапларын бүләк итте.

Шәһәр мәдәният сараенда әдәби премияләр тапшыру тантанасы булды. Экология темасына язылган сатирик һәм юмористик хикәяләре өчен Марсель Сәлимовка “Русиянең көмеш каләме” премиясе тапшырылды. Әйткәндәй, Әдәбият елы йомгаклары буенча ул “Русиянең алтын каләме”нә ия булган иде.

Алик Шакиров.
Читайте нас: