Болардан тыш, һаваның көйсезләнүен үзәк нерв системасы бозылган кешеләр дә авыр кичерә. Югары метеосизгерлек яшүсмерләрдә җитлегү чорында, хатын-кызларда йөклелек һәм климакс вакытында да күзәтелә. Шулай ук баш мие җәрәхәте, грипп, ангина, үпкә ялкынсынуы белән авыручыларның да чире көчәюе ихтимал.
Атмосфера басымы күтәрелгәндә йокы бозыла һәм кан басымы күтәрелә, ә менә аңарчы да кан басымы югары булган кешеләр тиз кызып китүчән һәм ярсучанга әйләнә. Мондый очракта бераз ял итеп алырга һәм тынычландыргыч үлән чәйләре эчәргә киңәш ителә.
Атмосфера басымы түбәнәйгәндә, киресенчә, гипертониклар иза чигә. Бу көннәрдә аларда тын кысылу, хәлсезлек, йокы килә. Бу очракта яшел чәй эчү файдалы.
Бик көчле җил вакытында буыннар һәм мускуллар авыртырга мөмкин. Көчле җил һәм югары дымлылык суыкны — тагын да суыграк, ә эссене түзеп булмаслык итә. Бу исә нерв системасын какшата.
Ай тулганда күп кенә кешедә юк-барга борчылу хисе барлыкка килә. Алар үз-үзләренә урын таба алмый, низагка керә. Шуңа күрә мөһим сөйләшүләрне кичектереп торырга киңәш ителә. Ай тулган көннәрдә инфаркт кичерүчеләр арта һәм йөрәк авырулары көчәя, ди табиблар.
Организмга ничек ярдәм итәргә соң? Һава торышы кинәт кенә үзгәргәндә физик активлыкны киметергә, башны ял иттерергә кирәк. Ашау-эчүдә талымлырак булыгыз. Майлы, тозлы, борычлы ризыклар ашауны киметегез.
Организмны чыныктыру өчен салкын су белән коеныгыз. Аны акрынлап башларга да була: ванна-душтан соң өстегезгә салкынча су коегыз. Аскорбин кислотасы һәм В төркеменә керүче башка витаминнар эчү дә файдалы.