Йомырка көне тарихы 1996 елдан башлана. Ул вакытта Халыкара йомырка җитештерүчеләр комиссиясе экспертлары шушы гадәти булмаган бәйрәмне булдырырга карар итә. Бу идеяне күпчелек илләрнең күтәреп алуы гаҗәп түгел. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, планетада, гомумән, йомырка кулланылмаган ил юк икән.
Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм рәсми көн буларак билгеләнми, ял көне дип тә игълан ителмәгән, әмма күп кенә илләрдә аны көтеп алалар һәм истә калырлык итеп үткәрәләр. Йомырка ризыклары әзерләнә, каләм ияләре шигырьләр яза, уеннар да читтә калмый.
Уен дигәннән, татар-башкорт халкы көнкүрешендә дә йомырканың үз урыны бар. Милли гореф-гадәтләрдә, буыннан-буынга күчә килгән халык йолаларында, уеннарында йомырка түрдән урын ала. Язын чәчүгә төшкәндә беренче буразналарга йомырка тәгәрәткәннәр. Моны илдәге “тынычлык шытым”нарына, мул уңышка юраганнар. Ә Сабантуйларны искә төшерегез. Авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены “иң-иң”нәрне күрсәткән. Хәер, тавык йомыркасы әле кайчан гына авылда “валюта” статусында йөрде. Акчаң булмаганда да, ихатаңда тавыкларың ишле икән — кибет ишекләре сиңа ачык иде.
Шул ук вакытта
Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда барлык категориядәге хуҗалыкларда 11 миллион чамасы кош-корт асралса, шуның 80 проценттан артыгын тавыклар тәшкил итә. Узган елгы мәгълүматлар буенча, тулай йомырка җитештерүдә 72 процент авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше, шәхси ихаталарга — 26, фермерларга 2 процент туры килә.
Йомырканы ничек тә кулланабыз. Ә күчтәнәчкә киткәне күпме? Әйткәндәй, авылда ул иң үтемле күчтәнәч булып тора. Күпме бирсәләр дә артык түгел. Кызганычка каршы, соңгы елларда йомырканы артык куллану организмга зыянлы, холестерины күп икән, дигән имеш-мимешләр дә булды. Гаҗәп хәл: теге яки бу ризыкны күп ашарга ярамый икән дигән хәбәр, гадәттә, кибеттә аларга ихтыяҗ үскәндә таралучан. Узган елларда, әйтик, Башкортстанда йомырканы күпләп чит төбәкләрдән кертә башлаганнар иде. Бәясе дә күтәрелде. Сәбәбе — җитештерү мөмкинлеге булмауда түгел. Республикада йомырка җитештерүче фабрикалар реконструкциягә туктатылган иде. Саннар телендә әйткәндә, әлегә кадәр елына 750 миллион данә чамасы йомырка җитештерүчеләребез якын киләчәктә күрсәткечне 1,1 миллиардка җиткерергә вәгъдә бирде. Ышанмаслык түгел, үзебезнең сәүдә урыннарын кабат кайтардык.
Исәпсез йомырка белән тукланучы доктор Михаил Гаврилов үзенең “Корпорация Еда” дигән китабында кешенең күпме йомырка ашарга тиешлеген санитар нормада күрсәтә. “Әгәр сез ябыгу диетасында икән — холестерин артудан һәм терлек маеннан тыелып торганда, атна дәвамында җиде йомырка ашарга мөмкин, ягъни, көн дә иртән берне рөхсәт ителә, — дип яза ул. — Тавык йомыркасында туклыклы һәм җиңел үзләштерелүче альбумин аксымы бар. Ул кешенең физик күнегүләрдән соң арыган мускулларын тергезергә, спорттан соң аяк-куллар авыртуын басарга ярдәм итә. Альбумин организмда тупланмый. Ә нәтиҗә яхшырак булсын дисәгез, йомырканы физик күнегүдән соң ук яки тренировкадан соң 9-12 сәгать узгач ашарга кирәк...”
Шунысын да игътибарга алыгыз, йомырка сарысындагы холестерин кан тамырларын “пычрата” дигән караш фәнни яктан кире кагыла. Галимнәр әлеге холестеринны йомыркадагы башка компонентлар юкка чыгара, дигән фикердә. Аның каравы, файдалы майлы кислоталарны организм тулысынча үзләштерә ала. Йомырка сарысы иммунитетны ныгытучы һәм организмда матдәләр алмашынуын тизләтүче витаминнарга бай икән.
Рәсми мәгълүмат
Уртача зурлыктагы бер йомырканың туклыклылык кыйммәте 75 ккал тәшкил итә, шуның 85 проценты йомырка сарысына туры килә. Бер данә банан шул ук күләмдәге калориягә ия, әмма йомыркада углеводлар азрак. Диетологлар, ике тавык йомыркасы 100 грамм итне алыштыра, дигән фикердә.
Ничек кенә булмасын, йомырка — универсаль продукт. Аның белән тукланабыз да, уйныйбыз да һәм ... кирәк вакытта һөҗүм итү коралы итеп тә файдаланабыз. Соңгысы, әлбәттә, балачакта. Авылда бәләкәйдән үк йомырка белән тукланган буын вәкилләре көчле, сау-сәламәт булып үсә. Әйткәндәй, бары тик алты яшь тулганнан соң гына атнасына өч тапкыр икешәр йомырка ашарга яраганлыгын әле генә белдек. Барыбыз да яратып караган “Ялгызларга тулай торактан урын бирелә” кинофильмындагы бөек артист Фрунзик Мкртчянның герое хәтерегездәме? Көненә өч тапкыр йомырка пешергән хатынына ул: “Иртән — кыздырылган йомырка, төшкә — куырылган йомырка, кичкә — йомырка тәбәсе! Тиздән мин әтәч булып кычкыра башлаячакмын!” — дип ризасызлыгын белдерә. Кризис чорында үтемле продукт буларак, әле дә йомырка табын түреннән төшми.