+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 октябрь 2016, 02:00

Җирнең “кендеге” – Башкортстанда!

55нче географик координатлар нәкъ Кушнаренко районында кисешә.Җирнең кендеге бар, диләр. Ә менә аның кайда урнашканын берәү дә белмидер. Шулай да ул нәкъ Кушнаренко районында урнашкан дияргә ныклы нигез бар. Чөнки юбилей саннарын үз эченә алган 55нче параллель белән 55нче меридиан нәкъ шушындагы арыш басуында кисешә. Бу ноктага ике ел элек махсус билге дә куеп киткәннәр. 4 метрлы баганага төрле юнәлешне күрсәткән такталар беркетелгән. Шуңа карап ШОС һәм БРИКС илләре башкалаларының, Уфа, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең ничә чакрым ераклыкта урнашуын белергә мөмкин. Шушы көннәрдә биредә халыклар дуслыгы бәйрәме үтте.

Географик билге Түбән Сәет авылы янына ерак түгел, Чәрмәсән елгасының аръягында урнаштырылган. Монда һава да үзенчәлекле, илаһи һәм саф тоелды. Авылның элекке алма бакчасы һәм кечкенә әрәмәлек тә бу урынга сихри ямь бирә. Кунакларны болынны балкытып торучы ак тирмә, учак өстендәге казан һәм чыжлап утыручы самавыр каршы алды. Ә чараны Югары Сәет клубы җитәкчесе, җырчы, композитор Резида Сабитова оештырды.

Түбән Сәетнең ачык йөзле, уңган кызлары Уфадан килгән кунакларны милли ашлар: чәк-чәк, бәлеш, кызыл эремчек белән каршы алды. “Дуслык төягендә кот булыр” дип аталган бәйрәмгә район үзәгеннән һәм күрше Чакмагыш белән Благовар районнарыннан да кунаклар килгән.

– Бүген без җир йөзендә бердәнбер булган урынга җыелдык. Бу очраклы түгел, чөнки ул кешеләрне элек-электән үзенә тартып торган. Ике ел элек шушында дуслык бәйрәме үткәрү теләге туды. Аллага шөкер, бу проект барыбызның да ярдәме белән тормышка ашты. Районда да аны хупладылар, – диде Резида Сабитова.
Шушы биләмәләрне үз эченә алган Бакай авыл советы хакимияте башлыгы Шамил Әсмәндияров сүз алды. Ул кунакларны урындагы халыкның яшәеше, көнкүреше, мәдәнияте белән таныштырды. Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу башлангычка үзенең фатыйхасын бирде һәм, Ислам кануннарына нигез­ләнеп, әлеге урынның никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

“55.55” – планетада әлеге координатлар коры җирдә кисешкән бердәнбер нокта, калганнары дөнья
океанына туры килә. Димәк, бу төбәк – республикадагы истәлекле урын. “55.55” ноктасы турында белгән һәр кеше Башкортстанның планетада кайда урнашуын һичкайчан
онытмаячак.


– Без ислам гыйлеменә, тәгълиматка, мәгълүматка тартылып шунда килдек. Бу гаҗәеп урын җир йөзенең алты кыйтгасының юнәлешен күрсәтә. Ә адәм баласын адәм иткән иң әүвәлге куәт – ул белемдер. Географияне, тарихны никадәр яхшы белсәң, шул кадәр югары мәгълүматлы булырсың, дигән нәсыйхәткә күрә, боларны белүнең әһәмияте зур. Бу урын башка мәм­ләкәтләр, башка халыклар безнең туган җирдән ничә чакрымда урнашканны күрсәтә. Ә бер сабый шушы урынга килеп, бер тапкыр аны әйләнеп чыкса, җир йөзенең кайсы җирендә гомер кичергәне турында гомерлек мәгълүмат алачак, – диде ул.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, өлкәнрәк буынга мөгал­лимнәр шушы ноктаның барлыгы турында элек-электән әйтеп килгән. Моннан 700 еллар элек шушы урыннан ерак түгел узган борынгы юлдан Иран сәяхәтчеләре үтүен әлеге көндә гөрләп агып ятучы изге Нәдер чишмәсе раслый. Сәяхәтчеләрнең берсе – Нәдер хан җирләнгән кабер өстеннән атылып чыккан ул. Һәм әлеге бәйрәмдә дә Иран вәкиле катнашуы очраклы түгел. Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу ил кунагы Гали Ризо Борзу белән таныштырды һәм аңа сүз бирде. Ул үз халкы исеменнән сәламнәр җиткерде, бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Географик координатлар кисешкән төбәкне гыйлем бирү урыны, дидек. Ә гыйлем эстәү балачактан башлана. Бу җаваплы эш, бердән, галимнәр һәм мәктәп иңендә булса, шулай ук, ата-аналарның да төп бурычы санала. Шуңа чарада “Халыклар дуслыгы” йортында урнашкан “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы әгъзаларының катнашуы очраклы түгел иде. Аның җитәкчесе Динә Морзакаева бәйрәмгә җыелучыларны Русия һәм Башкортстан хатын-кызлары берлек­ләре исеменнән сәламләп, биредә катнашучыларның төрле төбәкләрдән булуын исәпкә алып, чараның халыкара дәрәҗәдә әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Ул оешманың халкы­бызның онытыла башлаган шәхесләре исемнәрен тергезү һәм авыл-шәһәрләргә игътибарны арттыру буенча эш алып баруы турында сөйләп үтте. Аннары оешма ансамбле башкаруында гимн яңгырады. Гимнның авторлары Резида Сабитова һәм күренекле шагыйрә Дилә Булгакова бу бәйрәмнең аерылгысыз бизәкләре булды. Бәйрәмдә алар иҗат иткән башка җырлар да яңгырады. Дилә апа Булгакова шушы вакыйгага багышлап языл­ган өр-яңа шигырен укыды, бәйрәмне оештыручыларга яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Күренекле журналист һәм шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева географик нокта турында җанлы итеп сөйләде һәм Рамил Миндияр белән берлектә языл­ган “Яратам” дигән җырын тәкъдим итте. Кунаклардан Мәгариф министрлыгы ветераны Флүсә Назаргулова, психолог Фәүзия Гайзаман, Резида Мөхәммәтҗанова һәм башкаларның чыгышлары да эчтәлекле булды.

Географик ноктаны ачу бәйрәмендә “Кызыл таң”гәзите һәм “Тулпар” журналы вәкилләре Мөнир Вафин һәм Рәзилә Низамованың җылы чыгышларына шигырь очкыннары кунган иде. Ә Кушнаренко кызы, хезмәттәшебез Резеда Вәлитованың чыгышы туган төягенә карата булган чиксез мәхәббәт һәм җирсү тойгылары белән сугарылды.

Әлеге географик нокта өч район чигендә урнашкан. Шуңа ут күрше Благовар белән Чакмагыш районнары да чарадан читтә калмаган. Андагы хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре Луиза Ишморатова белән Зәйтүнә Шәрәпова, урындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре Флидә Мөхәм­мәдиева, Мәхмүт Ибраһимов, Рәмилә Сәлимгәрәева, Эдуард Якупов, Роза Сабурова, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Рәфис Бакиев һәм Алла Гыйльманова катнашлыгында шигырьләр, халык җырлары һәм дәртле көйләр яңгырады, ә Юмаш мәдәният йорты коллективы чуваш халык биюен башкарды. Һәр халык туган төягенә булган сөюен җыр-моң аша җиткерде. Җире-суы бар халык җирен сөйләр, иле-йорты бар – илен сөйләр, диләр. Мондый истәлекле урыннар төбәкне танытуда, данлауда, горурлану хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Лондонлылар үзенең 0 меридианы, Салехард 66нчы, ә Ставрополь 45нче параллельләре белән горурланган кебек, башкортстанлылар да 55нче ноктаны үзенең бренды итеп бөтен дөньяга күрсәтә ала.
Читайте нас: