Туган якны өйрәнүче Юрий Бирюзов белән укучылар 35 данә шундый ядкәрне Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты археология бүлеге хезмәткәрләренә күрсәткән. Археологлар Владимир Овсянников белән Вячеслав Котов Кандрага килгән һәм эзләнүләр үткән урынны җентекләп өйрәнгән. Шушындый ук ядкәрләр республиканың Гафури районында да табылган булган. Галимнәр, бу урында мәҗүси йола үтәлгән, дип фаразлый. Борынгы кешеләр, тау-кыяга атып, үзләренең укларын аллаларга корбан иткән. Бу яугиргә һәм сунарчыга уңыш китерә дип ышанганннар.
Әлеге йола Уралда киң таралган булган. Свердловск өлкәсендә “Камень дыроватый” дип аталган кыя билгеле. Галимнәр аның кәсеп-һөнәргә кагылышлы тылсым башкарылучы изге урын булуын билгели. Бу урында мезолит чорыннан урта гасырлар ахырына кадәр кыяга ук ату йоласы үтәлгән. Анда 21 меңнән артык шундый ук очы табылган. Әлеге кыяга тиң урын дөньяда бүтән юк. Таш, бронза һәм тимер очлардан тыш, анда кургаш пулялар да табылган. Бу әлеге традициянең утлы корал уйлап табылгач та дәвам итүе турында сөйли.
Районда яшь археологлар хәрәкәтен җитәкләүче Юрий Бирюзов быел яз “Кандракүл серләре” дип аталган китап чыгарган. Анда урындагы мәктәп укучыларының Уфа археологлары белән “Кандара” дип аталган кальга урынын эзләве мавыктыргыч итеп тасвирлана. Галимнәр фикеренчә, әлеге крепость XVIII гасырда Кандракүл буенда урнашкан булган.
Юрий Бирюзов, шулай ук, күп еллар Х. Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсенә җитәкчелек итә, Бөек Ватан сугышы батырларының исемнәрен мәңгеләштерү эшенә зур өлеш кертә.
Кандрада эзләнүләр дәвам итәчәк. Анда укучылар һәм студентлар катнашлыгында археологик экспедиция оештыру планлаштырылган.