+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2016, 02:00

Татарча диктант

Октябрь ахырында Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы башлангычы белән оештырылган “Татарча диктант” чарасы кысасында Уфада татар җәмәгатьчелеге диктант язды. Әлеге чара Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Екатеринбург, Төмән шәһәрләрендә һәм чит илләрдән Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк шәһәрләрендә үтте.

Мифтахетдин Акмулла исе­мен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында узган чарада йөздән артык кеше катнашты. Күпчелекне студентлар тәшкил итте. Чарада, шулай ук, әлеге уку йортының татар кафедрасы галимнәрен, башкала мәктәпләре укучыларын һәм аларның ата-аналарын, җә­мәгатьчелек оешмалары вәкил­ләрен дә күрергә була иде. Алар арасында башкаланың 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов, “Берлек” милли-мәдәни оешмасы җитәкчеләре Нәфисә Акчурина һәм Зәлия Ахунова, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының идарә әгъзасы Флүсә Назаргулова һәм башка оешма әгъзалары да бар иде.

Диктантны башкаланың 65нче татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова яздырды. Ул якташ язучы Әмирхан Еники әсәрләреннән өзекләр буенча төзелгән иде. Башта кайбер авыр сүзләрнең язылышы аңлатылды. Аны тактада әлеге чараны Уфада оештыручы, Бөтен­дөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы, татар якшәмбе мәктәбе мөдире Эльвира Гыйльфанова күрсәтте. Аннан соң диктант яздылар. Ул бик оешкан төстә үтте. Чарада катнашучылар дикъкать белән тыңлап, бик ихластан үзләренең хатасыз язу осталыгыннан имтихан тотты. Диктант тәмамлангач, җәмәгатьчелек шатланып дәррәү кул чапты. Чарадан соң, Башкортстан педагогия университетының филологик белем һәм мәдәниятара ком­муникацияләр институты җитәк­чесе, педагогия фәннәре кандидаты, үзе дә диктант язган Халидә Галимова җые­лучыларга рәхмәт белдерде:

– Русиядә урысча тоталь диктант язу чарасы узуын беләсез. Безнең уку йортында шулай ук инглиз, алман, француз һәм поляк телләрендә дә диктант яздылар. Ниһаять, татарча диктант язу да оештырылды. Бу беренче чара нәкъ безнең уку йортында узуы белән горурланабыз. Ял көне булуга карамастан, чарага килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Алдагы елда без тагын да бер зур аудиторияне бирәчәкбез, ягъни чара ике урында оештырылачак. Мин татар теленә тартылучылар елдан-ел күбәер дип өметләнәм. Үзем дә татар телендә беренче тапкыр диктант яздым.

Чарада республика районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Чакмагыш Мәдәният сараенда режиссер булып эшләүче Денис Мансуров фикерләре белән бүлеште:

– Мин башкалада татарча диктант язу башлангычын хуплап кабул иттем. Шуңа билгеләнгән көнне Уфага килеп тә җиттем. Мондый чаралар уздырылуга бик шатмын. Ә килүемнең сәбәбе – татар җанлы булуым, кайсы гына кыйтгаларда, җирләрдә йөрсәм дә татар милләтенең бер вәкиле булуым белән горурлану. Мин башкалада татар җәмәгатьчелеге оештырган зур чараларда катнашырга тырышам. “Нур” театрында “Театр төне” булсынмы ул, Язучылар берлеге яки гәзит-журналлар оештырган әдәби чаралар булсынмы, киләм. Менә, ниһаять, “Татарча диктант” чарасында да катнаштым. Теләгем – киләчәктә мондый чара Башкортстан дәүләт педагогия университетында гына түгел, Башкортстан дәүләт университетында да, аның Стәр­летамак бүлегендә дә үткә­релсен иде. Минем кебек яшьләрнең, ерак араларны якын итеп килеп, шушындый чараларда катнашуын телим. Үзебезнең милләтебезнең лаеклы вәкилләре булыйк!

Чараны Уфада оештыручы­ларның берсе, башкаланың 2нче татар якшәмбе мәктәбе мөдире Эльвира Гыйльфанова:
– Беренче тапкыр оештырыл­ган чарада йөздән артык кеше катнашты. Киләчәктә тагын да күбрәк катнашырлар дигән өметтә калабыз, – диде.

Диктантлар тикшерелгәннән соң, анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Читайте нас: