— Соңгы чордагы эшләрегез, казанышларыгыз белән таныштырсагыз иде.
— Үзгәрешләр байтак булды. Яңа каналлар ачылды, атап әйткәндә, “Культура-Мәдәният” каналы. Интернетта “Башкортостан-24” каналы эшли башлады, легендар “Маяк” радиосы да хәзер безнең аша эфирга чыга.
Төрле конкурсларда катнашабыз. 22 ноябрьдә Уфа “ТЭФИ-Төбәк” Бөтенрусия телевизион конкурсында катнашучыларны кабул итте. Анда бөтен Русиядән хезмәттәшләребез килде. Конкурсның безнең канал чикләрендә үтүе мөһим. Бик зур абруй, Башкортстанны күрсәтү мөмкинлеге, шул ук вакытта үзебезнең телевидение белән таныштыру да бу. Конкурска күп эшләр җибәргән идек, сайлап алу туры Бөек Новгородта узды, “Мәдәни мизгел” тапшыруы финалга чыкты (алып баручысы — Айгөл Кантюкова). Күптән түгел Тольяттида телеакадемиклар каршында “Иртәнге тапшырулар”ны яклап чыгыш ясадык.
Бездә милли тапшыруларга зур игътибар бирелә. Моңа кадәр “Россия” каналында башкорт телендәге тапшырулар атнасына өч сәгать кенә дәвам итә иде. Ел ярым элек уйладык та, директорыбыз Азамат Салихов башлангычы белән, киңәшләшеп, башкорт телендә “Хәбәрләр” эшләргә карар иттек. Шулай итеп, көн саен 14 сәгать 30 минутта “Хәбәрләр” чыгара башладык. Сораулар күп булды. Тәү чиратта, әлбәттә, кеше җитешмәү. Моны уңышлы хәл иттек. Холдингта “Рәсәй радиоһы” бар. Эфирга башкорт телендә яңалыклар чыга. Анда күпләргә таныш Галимҗан Ибәтуллин, Газиз Локманов, Закир Шәрипов кебек хәбәрчеләр эшли. шул егетләрне, шулай ук телевидение хәбәрчеләрен җәлеп итеп, “Хәбәрләр”не югары дәрәҗәдә эшләүгә ирештек. Тәү чиратта, халыкка кызыклы хәбәрләр, мәгълүмат җиткерү алымы белән рейтингларны күтәрә алдык, шулай итеп реклама бирүчеләрне дә кызыксындырдык. Байтак кына табыш алалдык. Аннары, Мәскәүдәге төп җитәкчелектән эфирга көн саен чыгарга рөхсәт алдык. Бу бик зур казаныш. Төп юнәлеш башкорт телендә алып барыла, әмма без үзебезне тел буенча да, география буенча да чикләмибез. Вакыт аз булса да, игътибарны барысына да бүләргә тырышабыз, урысчага тәрҗемә дә эшли башладык. Шулай итеп, урыс телле аудиторияне дә үзебезгә җәлеп иттек.
— Вилдан, сезнең телеканал оештырган проектлар арасында “Алтын бишек” акциясе зур популярлык казанды. Моның өчен авылларга чыгып йөрергә туры килгәндер?
— Әйе, ул авыллар белән тыгыз бәйләнешнең матур бер үрнәге булды. Бәйгегә 100дән артык гариза килде. Без аларны карап чыктык, милләт, тел буенча чик куелмады. Авылларга хәбәрчеләр чыгып китте. Чуваш, удмурт, татар, башкорт, урыс авыллары белән танышып, үзебез өчен күп ачышлар ясадык. Мәсәлән, Шаран районында бер чуваш авылы белән таныштык. Анда гаиләләре белән бал җитештерүчеләр яши. Икътисади көрчек, акча юк, дип кайгырып яткан кеше юк. Товар билгесе эшләгәннәр, бренд булдырганнар. Бер олы яшь-тәге апа бал җитештерүдән елына 1 миллион һәм аннан да күбрәк акча эшләвен әйтте. Чишмә районының Иске Хәҗәт авылында булдык. Тапшырудан соң, бер апа шалтыратып, балачакта шушы авылда яшәвен, аннары Ленинградка җибәрелүен, блокада узуын, Уфага кайтуын, шуннан соң авылны күрә алмавын елый-елый сөйләде.
Күркәм, тырыш халык яшәгән авылларны майдан 11 октябрьгә кадәр тавыш бирү юлы белән ачыкладык. 60 мең смс килде. Финалга Баймак районының Мерәс авылы, Дәүләкәннән — Иске Яппар һәм Миякәдән Сәфәр авыллары чыкты. Сәфәр авылы җиңде, аның өчен 12 меңгә якын кеше тавыш бирде. 22 октябрьдә, зур бүләкләр алып, Миякә районына юл тоттык. Үзебез белән дусларыбыз Айдар Галимовны, Рәвилә Мәсәлимованы алдык. Зур концерт оештырып, бүләкләр тапшырып кайттык. Җиңүче өч авылга да телевизорлар бүләк иттек. Сәфәр авылына клуб өчен бүләк итеп музыкаль система, колонкалар, микрофоннар алып бардык.
Мәләвез районында Йомак дигән үзенчәлекле авыл бар. 80 генә кеше яши, алар территориаль үзидарә оештырган, бөтен законнарга таянып, ипләп кенә эшләп яталар. Анда фельдшер пункты ябылган булган, аны яңадан ачуга ирешкәннәр. Тавышлары аз булса да, без аларга авылны үстерүгә өлеш керткән өчен махсус бүләк әзерләдек. Йомак авылы кешеләре безнең тапшыруларны яздырып алып, федераль конкурска җибәргәннәр. Алар авылны үстерү өчен грант алырга өмет итә.
Киләсе елда да бу акцияне дәвам итәргә карар кылдык.
— Коллектив хакында ишетәсе иде. Ничә кеше? Кәефләр ничек?
— Телевидениенең төп байлыгы — кешеләр. Директорыбыз — үзе хәбәрче, кабинетта утырмый, районнарга чыгып, сюжетлар эшли. Идея әйтәсең, шундук күтәреп ала. Эшлә генә! Компаниядә 200 кеше. Оптимальләштерү бар, әмма бу кешеләрне эштән бушату аша башкарылмый, ә яңа ресурслар кулланып эшләүгә кайтып кала.
— Сер түгел, Интернет көннән-көн зуррак мәйдан яулый. Тамашачыларыгыз Интернет киңлекләренә китеп бетүдән курыкмыйсызмы?
— Без бу киңлекләрне тамашачы белән бергә яулыйбыз! Соңгы яңалыклардан — башкорт телендә Интернет-радио эшләргә булдык. Андагы хәбәрләрне һәм музыканы бөтен планетада тыңлап булачак. Интернетта “Башкортостан-24” дигән канал эшли. Нәрсә дисәк тә, киләчәк Интернет белән бәйле ич.
— Тапшыруларыгыз цензура үтәме?
— Әлеге вакытта берничә “каты” гына репортаж әзерлибез. Әйтик, республика Башлыгының авыл хуҗалыгы өлкәсендә яхшы башлангычлары бар, проект-программалар күп. Ә кайбер төбәкләрдә акча бүленгән, ферма төзелгән, чит ил җиһазлары кайтарылган, печән чабылган, ә мал юк! Мал булмагач, эш тә юк. Эш булмагач, авыл халкы Себергә китә. Димәк, урындагы җитәкчелек эшне дөрес оештыра алмый. Объектив күрсәтергә, ике якны да тыңларга тырышабыз. Сүз иреге бар, шул ук вакытта сары прессадан ерак без, дәгъва белдерүгә урын калдырмыйбыз. Республиканы үстерү максаты белән эшлибез.
— Сезгә эшкә эләгү авырмы? Телехәбәрчеләргә таләпләр нинди?
— Телевидение — табигатьтән бирелә торган әйбер, анда танышлык буенча килеп эшләп булмый. Телехәбәрченең тавышы да, төсе-кыяфәте дә матур булырга тиеш. Күп әдәбият укырга тәкъдим ителә. Фикер алышу, әңгәмә төрендә сынау үткәрәбез. Тел буенча аз гына ялгышлык булса да, телефон шалтырый, хаталы урынны әйтәләр. Аннан җыелышып, хаталар өстендә эш алып барабыз. Интеллект, дөрес сөйләм, пөхтәлек һәрвакыт модада булачак. Көн саен эфирга чыга башлау белән без алып баручыларның киемнәренә милли бизәк өстәргә телибез. Алып баручы — мода күрсәтүче дә бит. Милли элементларны кертүдә модельерлар белән эш алып барыла.
— Үзәк каналлардан көн саен негатив мәгълүмат, үтереш-сугышлар турындагы хәбәрләр агыла. Сез дә моны читләтеп үтә алмыйсыздыр?
— Кеше тискәре күренешләрдән арыган. Дөнья матур бит ул һәм без моны күрсәтергә тырышабыз. Көндәлек эфирда матурлыкны күбрәк җиткерәлсәк, максатыбызга ирешәчәкбез. Шушы фикерне алга сөрүче директорыбыз Азамат Салиховка, безнең белән дус булып калган тамашачыларыбызга зур рәхмәт җиткерәсебез килә.
Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.