Бәләкәй чакта картәни яшәгән өйдәге такта идәнне юу истә калган. Кыргыч белән кырып-кырып юасың, идән чистара, матурлана. Ошамаса, картәни яңадан юдыра. Ә безнең идәндә ламинат, аны хәтта юешләргә дә ярамый. Өй эшләренең күпчелеген техника башкара хәзер. Хәтта савыт-саба юмаска да күнегеп барабыз. Менә шулай эштән саклап-яклап үстерәбез дә балаларны, алар киләчәк тормышка сукыр песи кебек аяк атлый. Ярый әле балаларның ниндидер сәләтләрен үстерү өчен түләүле түгәрәкләр бар...
Стәрлебашның Балалар иҗат йортына барып кергәнче мин шулай уйлый идем. Баксаң, авыл җирендә (бөтенләй бушлай!!!) теләсә нинди һөнәр буенча белемеңне камилләштереп, осталыгыңны чарлап була икән.
Иҗат йортының директор вазыйфасын вакытлыча үтәүче Лилия Тимербаева безне бер бүлмәдән икенчесенә йөртә, таныштыра.
Берсендә, әйтик, “Кул эшләре” түгәрәге урын алган. Аның җитәкчесе Зөлминә Ганиева биредә 19 ел, ягъни Балалар иҗат йорты ачылганнан бирле эшли. Һөнәре буенча тегүче ул, укучыларын да шуңа өйрәтә. Аның янына төрле яшьтәге кыз-кыркын җыелган. Бәләкәйрәкләре — Барби курчагына, өлкәнрәкләр үзләренә күлмәкләр тегә. Эшне иң гадидән башлыйлар — энә саплау, төен төйнәү. Өйрәнмәгән кешегә алар да авыр тоела бит! Гәзитләрдән, конфет кәгазьләреннән, калдык-постык тукымалардан әллә нинди кызыклы эшләнмәләр ясаганнар. Алдан әйткәнемчә, моның өчен бер бала да акча түләми, ә куллану өчен кирәкле материалларны кемнең күңеле киң, шулар бирә, хәтта бөтенләй чит кешеләр дә.
“Корама” түгәрәгенә, ә бәлки, хыял иленәдер, Айгөл Маннанова җитәкчелек итә. Биредә шөгыльләнүче балалар сатуга чыгарырлык гаҗәеп эшләнмәләр ясый. Квиллинг, пэчворк ысуллары белән башкарылган кул эшләре теләсә нинди күргәзмәнең бизәге була алыр иде. Әмма эш анда түгел. Балалар матурлыкны күрергә һәм аны үз куллары белән тудырырга өйрәнә. Бу — бик кыйммәт. Айгөл Фәргать кызы кулдан эшләнгән чәчәкләр, заколкалар, йомшак уенчыклар күрсәтте. Алар кибеттә сатылганнардан берни белән дә аерылмый. Бәлки, матуррактыр да әле.
“Көмеш киерге” төркеменә чигәргә өйрәнергә теләүчеләр тупланган. Түгәрәк җитәкчесе Саймә Хәбибуллина келәмле, тәре һәм машина белән чигү серләрен өйрәтә.
“Яшь чәчтарашчы” төркеменә йөрүче балалар да иң гадидән башлый — башта чәч юарга, аны дөрес киптерергә, тәрбияләргә, аннары матур прическалар эшләргә өйрәнә. Шунда ук маникюр серләрен дә төшенә балалар. Түгәрәкне алып баручы Әлфинә Салишева әйтүенчә, бөтен бәйрәмнәргә дә хәзер балалар шулай чәчтарашларда акча чыгармыйча, үзләре әзерләнеп килә. Прическа ясау мавыктыргач, күп кызлар чәчләрен озын итеп үстерә башлаган.
“Сандугачкай” җыр түгәрәгенең җитәкчесе — Наилә Вәлиуллина, уң канаты — концертмейстер, баянчы Илдар Халиков. Аңа тавыш режиссеры Рөстәм Салихов ярдәм итә. Монда балалар нота грамотасын, җырлар һәм биюләр өйрәнә, татар, башкорт, урыс һәм чит ил композиторларының әсәрләре белән таныша. “Сандугачкай” төркеме районда узган барлык чараларның бизәге генә булып тормый, ә зона, республика җыр бәйгеләрендә дә җиңүләр яулый.
“Тылсымлы пумала” түгәрәгендә яшь рәссамнар тәрбияләнә. Төрле техника, буяулар белән рәсем ясау серләрен Лилия Хәкимова ача.
Мине иң нык тәэсирләндергәне “Балчыктан могҗизалар” түгәрәге эшчәнлеге булды (җитәкчесе — Кәдрия Мәһдиева). Монда, нигездә, егетләр шөгыльләнә. Без килгәндә, мөкиббән китеп, балчыктан чүлмәкләр ясап утыралар иде. Калган эшләнмәләр — уенчыклар, кечкенә скульптуралар, сыбызгылар киштәләрдә күргәзмә итеп тезелгән. Табигый балчыкны коллектив үзе барып, бер елга җитәрлек төяп кайта икән. Әзер эшләнмәләрне киптерү өчен махсус муфельле мич бар. Шушы ук төркемгә йөрүче балалар киез һәм каен тузы белән дә эшләргә өйрәнә.
Сөмбел Йосыпова үткәргән бию дәресенә дә кереп чыктык. Төркем “Яңгыравык үкчәләр” бию коллективы дип атала.
Экскурсия барышында Лилия Мөдәрис кызы хуҗалык мөдире Гөлнара Чербаева һәм ремонт остасы Илдар Биккинны да мактап телгә алды. Җитәкче үзе “Алтын бармаклар” түгәрәге алып бара икән. Курчак театрына кирәкле декорацияләр бүлмә тулы, хас әкият иленә килеп кергәндәй буласың. Моннан тыш, Иҗат йортында “Осталар” (җитәкчесе — Ринат Халитов) белән “Яшь техник” (Рөстәм Салихов) түгәрәкләре эшли. Педагоглар авыл мәктәпләрендә дә түгәрәкләр эшчәнлеге алып бара.
— Коллективыбыз бик тату, һәр эшне бергәләп башкарабыз. Балалар да, мәктәптән соң килеп, кичкә кадәр шушында кайнаша: бер түгәрәктән чыгалар, икенчесенә, өченчесенә керәләр, — ди җитәкче.
Безнең сүзне бер кызчык бүлдерде.
— Апа, язылырга мөмкинме? Күрше малаен да ияртеп килдем! — диде ул.
“Менә бит тагын бер бәхетле бала”, дип озатып калдык аны. Теләк кенә булсын, эшкә өйрәнү өчен барлык шартлар бар монда. Киләчәктә гөрләтеп дөнья көтәрлек уңганнар үсеп килә бит биредә!