+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 декабрь 2016, 02:00

Михаил Задорнов, Марсель Сәлимов...

Республиканың күренекле сатиригы икенче дәрәҗә халыкара премия белән бүләкләнде.Мәскәүдә Владимир Гиляровский исе­мен­дәге халыкара премия­нең 2016 елгы лауреатларын ачыклау һәм бүләкләү тантанасы узды.

Язучыларның һәм жур­налистларның интернациональ берлегеннән белде­рүләренчә, Владимир Гиляровский исемендәге мәр­тәбәле премия авторлар өчен иң югары бүләк булып тора. Ул үз әсәрләрендә көнүзәк проблемаларны кыю яктырткан, җәмгыятьтәге яман күренешләрне нигезле итеп ачып салган журналистларга, публицистларга һәм прозаикларга бирелә.

Агымдагы елда әлеге мәртәбәле премиягә Баш­кортстанның күренекле әди­бе, билгеле сатира һәм юмор остасы Марсель Сәлимов та лаек булды. Аерым алганда, “Юмор” номинациясендә беренче премия — Михаил Задорновка, икенче дәрәҗә премия — Марсель Сәли­мовка, өченче премия Антон Свириденкога тапшырылды. Башка номинацияләрдә җиңүчеләр арасында, шулай ук, Евгений Евтушенко, Роман Сенчин, Владимир Познер, Александр Мамонтов, Саша Кругосветов, Виктория Балашова, Лидия Рыбанова кебек күренекле каләм осталары һәм журналистлар бар.

Гәзитебезнең даими авторын халыкара дәрәҗәдәге чираттагы мәртәбәле җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм аңа алдагы чорда да илдәге әдәби процессның үзәгендә кайнап яшәвен, яңадан-яңа иҗади уңышлар яулавын телибез!
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас: