— Мин Илеш авылында туып-үстем. Әнием хат ташучы булып эшләде, өйгә көн дә кочак-кочак гәзит-журналлар кайта, мәктәп елларыннан ук мин аларны укуны “Кызыл таң”нан башлый идем.
Гәзит белән дуслыгым Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга кергәч тә өзелмәде. Яңа саннары белән ялга кайтканда танышам, өйдә укырга өлгермәгәннәрен үзем белән алып китә идем.
Югары Яркәйгә кайтып, район үзәк дәваханәсендә эшли башлау белән иң беренче эш итеп, почтага барып, “Кызыл таң”га язылдым. Шул вакыттан башлап бер елны да яраткан гәзитемә язылмыйча калганым юк.
“Кызыл таң”ны ни өчен яратаммы? Беренчедән, тирән эчтәлекле, төпле булганы, икенчедән, сенсация артыннан куып, шырды-бырды, юк-бар нәрсәләр язмаганы, өченчедән, безнең район турындагы язмаларга киң урын биргәне өчен, әлбәттә, — ди Альберт Сабирҗан улы.
Альберт Әвсаховның гәзит белән бәйле тагын бер күркәм сыйфаты бар. Ул “Кызыл таң”ны үзе генә укып калмый, төрле сәбәпләр белән гәзитебезне алдырмаучы хезмәттәшләренә дә алып килеп укыта. Кайчан килеп керсәң дә, аның эш өстәлендә “Кызыл таң” ята.
— “Кызыл таң”ны безгә, гадәттә, хат ташучы иртәнге 11 белән 12 арасында китерә. Хат ташучының килүен тәрәзәдән карап көтеп торып, гәзитне иң беренче 91 яшьлек әнкәем Рәхимә Вәзетдин кызы чыгып ала. Мин төшке ашка кайтуга: “Башта менә бу язманы укы, аннан монысын”, — дип, гәзиткә кечкенә күзәтү дә ясый. Гәзитне мин, гадәттә, эштән кайткач укыйм, аннары тормыш иптәшем Рәмзия Яхъя кызына бирәм, иртәгәсен исә дәваханәдәге хезмәттәшләремә укырга алып китәм. Шулай, “Кызыл таң”ның кулдан төшкәне дә юк, — ди Альберт Сабирҗан улы.
Авыр чакта кеше, гадәттә, үзенең якыннарына — туганнарына һәм тугры дусларына таяна. Бүгенге икътисади көрчек шартларында безгә дә абунәчеләребезне саклап калу җиңел түгел. Бер гасырга якын чыгып килгән бай тарихлы милли басмабызның ышанычы, өмете — Альберт Әвсахов кебек тугры дусларында. Күбрәк булсын иде алар — рухи азыксыз яши алмаган әбунәчеләр-дуслар!