+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2016, 02:00

Беренче урыннар – “Кызыл таң”да!

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны яктыртуда актив катнашкан киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар бүләкләнде.Мәгълүм булуынча, быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе үтте. Башкортстанда мөһим кампания югары дәрәҗәдә оештырылды. Шул ук вакытта, “Башкортстанстат” ел башында ук республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар арасында мөһим чараны яктырту буенча иҗади конкурс иълан иткән иде. “Кызыл таң” гәзите “Башкортстанстат” белән берлектә “Йорт илем – Башкортстан” фотоконкурсы үткәрде. Үткән атнада бәйгегә йомгак ясалды.

– Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясенең уңышлы тәмамлануына ихлас шатмын, – диде “Башкортстанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев. – Колачлы эш башкарылды. Исәп алынган шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны гына 700 мең тәшкил итте. Халык белгечлә­ребезне якты йөз белән каршы алып, тиешле мәгъ­лүматны тәкъдим итте. Димәк, мөһим кампания, аның үзенчәлекләре һәм әһәмияте турында хәбәрләр һәркемгә җиткерелгән. 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алу көтелә. Килә­чәктә дә тыгыз хезмәт­тәшлек итик.

– Ил киләчәге өчен мөһим кампанияне оештыруда бик күпләр хезмәт салды, – диде Дәүләт җые­лышы-Корылтайның Аграр мәсь­әләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов. – Шул исәптән, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да актив эшләде. Гомумән, кешеләр, теләктәшлек күрсәтеп, исәп алучыларны икмәк-тоз белән каршы алды. Нәтиҗәләр халык яшәе­шен яхшыртуга, авыл хуҗа­лыгын борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә хезмәт итәчәк.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Җи­ңүчеләр төрле номи­нацияләрдә тәбрикләнде. “Республиканың басма киңкүләм мәгълүмат чараларында Башкортстан Республикасында Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек барышын һәм аны оештыруны иң яхшы яктырту” номинациясендә “Кызыл таң” гәзите редакциясе беренче урын алды. Икенче-өченче урыннар – “Республика Башкортостан” һәм “Вечерняя Уфа” гәзитләрендә. Журналистларыбыз да игътибардан читтә калмады. “Мәкаләнең һәм тапшыруның темасын үзенчәлекле яктырту” номинациясендә беренче урынны “Кызыл таң”ның авыл тормышы бүлеге мөдире Олег Төхвәтуллин яулады. Гәзитебезнең икътисад бүлеге җитәкчесе Айдар Зәкиев “Башкортстанстат”ның рәхмәт хатына һәм медаленә лаек булды. Башка номина­цияләрдәге бүләкләр дә үз хуҗаларын тапты.

“Йорт илем – Башкортстан” фотоконкурсында җиңүчеләр “Кызыл таң” белән “Башкортстанстат” бүләкләренә лаек булдылар. Алар тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Фотоконкурс турында ишеткәч, берничә эшемне җибәрдем, – диде конкурс җиңүчесе, Кыйгы районы Югары Кыйгы авылыннан Зөлфия Ахунова-Квасняк. – Алар гәзит битләрендә басылгач, янә берничә фоторәсем салдым. Фотограф булып эшләгән идем, Җәйге чорда гүзәл табигать күренешләрен төшерәм. Кыш дәвамында иң яхшылары буенча сурәтләр ясыйм. Бәйгедә җиңүемә ихлас шатмын. “Кызыл таң” оештырган конкурсларны киләчәктә дә игътибар белән күзәтеп барачакмын һәм катнашачакмын.

Бәйгедә икенче урын яулаган “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Дүртөйле районыннан Миләүшә Латыйпова мондый бәйгене ел саен оештырып, авыл уңганнарын танытырга тәкъдим итте. Өченче урын алган Туймазы районыннан Әнәс Арсланов озак еллар фотохәбәрче булып эш­ләгән. Лауреатыбыз фотога төшерү белән 1972 елдан бирле шөгыльләнә икән.

Тантаналы чара истә­леккә фотога төшү, чәй табынында аралашу белән тәмамланды.

* * *

Шул ук көнне Уфада үткән “Матбугат балы” чарасында хезмәт­тәшебез Илдар Фазлетдинов “Сәясәт һәм җәмгыять” темасына көнүзәк мәка­ләләре өчен җиңүче дипломы белән билгеләнде. Котлыйбыз һәм авторга яңадан-яңа иҗади уңыш­лар телибез.
Читайте нас: