Беренче биттә “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Мариус Максютов “Без тарихта эзлебез, бүген якты йөзебез” дигән мәкаләсендә Стәрлетамакның күркәм юбилее хакында яза. Ә Фәнис Гәрәев “Үлгәннәргә барыбер... ә тереләргә?” дигән язмада Чечняда һәлак булган Ринат Ибраһимовның исемен мәңгеләштерү турында бәян итә.
Гәзитнең 2-3нче битләрендә Башкортстан Президенты указы, Башкортстан Республикасы законы һәм “Яугир” сәхифәсе басылган.
Гәзитнең 4нче битендә “Кызыл таң”ның 20 меңенче саны чыгу уңаеннан махсус сәхифә дөнья күрә. Стәрлетамак шәһәреннән Хәтимә Нәфыйкова сугыш һәм хезмәт ветераны, “Белем” җәмгыяте әгъзасы, “Ашказар” гәзите, шәһәр радиотапшырулар редакцияләренең штаттан тыш хәбәрчесе, республика гәзитләренең эшче хәбәрчесе, отставкадагы гвардия капитаны Зөлкәфил Хәбибуллин турында яза. Иглин районының Кудеевка поселогыннан Нурлыгыйлем Әхмәдиев һәм Нефтекама шәһәреннән Мәсәбих Шакиров гәзитнең эчтәлеген яхшырту, укымлырак итү турында тәкъдим-киңәшләрен бирә.
Гәзитебездә юморга бай шәхесләр эшли. Сәхифәдә “Кызыл таң” мәзәкләре басыла. Менә шуларның берсе:
“Яңа ел алды. Ремель Дашкин берничә хезмәткәренә, запасыгыз юкмы, чыршысыз торып калдым бит, дип зарлана. Һәркайсы үзен генә кайгырткан икән шул.
— Алайса, Венера белән машина алыгыз да урман хуҗалыгына китегез, — ди ул ике журналистка. – Чыршы янына бастырып, аның буена үлчәп алырсыз. Аның кебек булса, җитә.
Егетләр, әйтерсең шулай кирәк, Венера Нәбиеваны йорт подъезды төбенә китереп төшерә.
— Синең безгә һич кирәгең юк, — ди Әдһәм Мәүлиев. – Ирең кайтуга кичке аш әзерли торсаң, яхшырак булыр.
— Ә чыршыны кемгә үлчисез?
— Без аның Шурочка (Дашкинның хатыны) кебеген алып кайтып бирәбез, — ди Равил Хәкимов”.
“Кызыл таң” ветераны Рәис Фаткуллин редакция хезмәткәрләре турындагы кызыклы хәлләрне яза:
Мәрхүм журналист Әнвәр Мәүлиханов яңа пальто сатып ала. Аның хөлләсен мактыйлар һәм, бәләкәй буйлы Әнвәрне утыргычка бастырып: “Пальтоң күпме тора?” дип сорыйлар. Теге аптырап калмый: “Утыз ике информация!” дип җавап бирә.
Ә бүген андый пальто сатып алыр өчен гәзит битләрендә берничә йөз информация бастырырга туры килер иде.
* * *
Җомгаларның берсендә шактый соңга калынды. Мәрхүм шагыйрь Әхмәт Гайсин башына кайгы төште. Өйдә хатыны җәнҗал куптарачак, кайда йөрдең, диячәк. Бу хәлдән аны профсоюз рәисе Галиев агай коткарды. Ул ап-ак кәгазь битенә “Бүген Әхмәт кичке 6дан 11 сәгатькә кадәр редакция җомгасында булды” дип язды аның астына култамгасын куеп, профсоюз мөһерен басты.
* * *
Бәйрәмнәрнең берсеннән соң курьер Җиһан апа бүлмәләр буйлап йөри дә мөхәррир Гата Алмаев янына керә:
— Барысының да күз-битләре шешенеп беткән, берсе дә эшләми, әллә шуларны кайтарып кына җибәрәсезме, иптәш Алмаев?
— Кайтсыннар, Җиһан, кайтсыннар, барысына да әйтеп чык, — ди суфый күңелле мөхәррир.
* * *
Шулай бервакыт фотохәбәрчебез Әгъләм Зараев командировкадан кайткан. Баш мөхәррир Ремель Дашкин коридорга чыгып моңа кычкыра икән: “Мин бит сиңа партия бүлегенә җитди фотолар алып кайтырга кушкан идем, ә син сыерлар төшереп кайткансың!”
— Мин бит сыерларның партиясез икәнен белмәдем, — дип җавап биргән Зараев.
* * *
Мөхәррир хезмәткәр Равил Хәкимовтан:
— Равил, “камень” дигән сүздә йомшаклык билгесе языйммы? – дип сорый. Булыр, кайчак гади генә сүзнең дә язылышын онытып куясың.
— “Таш” дигән сүздә йомшаклык билгесе юк, иптәш мөхәррир, ә “камень” дигәнендә бар, — дип җаваплый теге.
* * *
“Кызыл таң”да эшләп киткән язучы Хәсән Сарьян оста гармунчы һәм шаян тел остасы да иде. Аның гармун уйнаганда иң яраткан җыры:
Әллә кияүгә чыгасы,
Әллә кәләш аласы.
Ә бер табында аның шаянлыгы ыгы-зыгы да китереп чыгара язды. Гадәттәгечә, гармунда уйнап, кемнеңдер хатыны белән биегәндә ул:
Әннәгиде гыйммия,
Кичә ыштаның бар иде,
Бүген ыштаның кая? – дип әйтеп ташламасынмы.
Хатынның ире, синең ыштаның турында ул кайдан белә, дип хатынын кунактан алып кайтып китте.
Менә шундый хәлләр”.
Кызганычка каршы, гәзит гел күңелле хәбәрләрдән генә тормый. Бу санда хезмәттәшебез, “Кызыл таң”да озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән, 48 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булган Игорь Крыловның коллегалары-журналистларның, мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашуы турында мәгълүмат басыла.