+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2016, 02:00

Декабристлар ни өчен җиңелгән?

1812 елгы Ватан сугышыннан соң күпләр Русия халыкларының аяныч язмышы һәм аларны крепостнойлыктан азат итү юллары турында уйлана башлый.

Дәүләтнең бөтен байлыгын барлыкка ки­тергән, зиннәтле сарайларда кәеф-сафа коручы дворяннарны туендырган хезмәт хал­кының тормышын ничек җиңеләйтергә мөмкин? Дворяннар даирәсеннән чыккан бер төркем алдынгы карашлы офицер бу сорауга җавап эзли башлыйлар. Алар, халыкны бары тик кораллы восстание юлы белән генә азат итәргә мөмкин, дигән фикергә килә. Восстаниене әзерләү өчен дворян революционерлары яшерен оешмалар төзиләр. Ул оешма­ларның иң күренекле җитәкчеләре Павел Пестель һәм Кондратий Рылеев була.

Берничә ел җентекле әзерлек алып барганнан соң, революционерлар Санкт-Петербургта 1825 елның 14 декабрендә (яңа стиль белән 26 декабрьдә) восстание күтәрә. Бу көнне урыс тәхетенә яңа патша — Николай I утырырга тиеш була. Дворян революционелар, патша яши торган Кышкы сарайга һөҗүм ясап, патшаның үзен һәм аның министрларын кулга алырга, илдә крепостной тәртипләрне бетерергә, самодержавиене юк итәргә һәм Русиядә гадел хакимият урнаштырырга ниятли. Алар үзләренә буйсынган һәм теләктәшлек белдергән солдатларны ияртеп, иртән Сенат мәйданына чыга. Ләкин һөҗүм башларга боерык бирергә батырчылык итмиләр. Командир итеп сайланган Трубецкой мәйданга килми. Баш күтәрүчеләрнең икеләнеп торуыннан файдаланып, Николай I үзенә тугры гаскәрләргә мәйданны тиз генә камап алырга куша. Туп тавышы яңгырый, мылтыклардан ата башлыйлар. Беренче корбаннар була, яралылар ыңгыраша. Төнгә таба фетнә бастырыла. Шушы вакыйгадан соң дворян революционерларын декабристлар дип атый башлыйлар.

Бөек урыс шагыйре Александр Пушкин декабристлар восста­ниесендә турыдан-туры катнашмаса да, аларга теләктәшлек белдерә. Аның күп кенә дуслары сөргенгә озатыла: Рылеев, Кюхельбекер, Пущин, Раевский. Александр Пушкин үзе дә пат­ша тарафыннан җәбер­ләнә: 1824 елдан 1826 елга кадәр Михайловское авылында полиция һәм дин күзәтүе астында тора. Бу елларда ул үзенең язмышын чагылдырган “Узник”, “К морю”, ”Арион” кебек шигырь­ләрен яза.

Декабристлар, кыю һәм фидакарь революционерлар, ни өчен җиңелә соң? Алар, ирек яулау өчен оешса да, югары катлау кешеләре буларак, халыкның баш күтәрүеннән курка. Пат­шаны җиңел генә, гади халык катнашлыгыннан башка гына бәреп төшереп, яңа җәмгыять төзергә уйлау ялгыш фикер була. Гади халык декаб­рист­ларның ни өчен баш күтәргәнен аңламый да кала...
Читайте нас: