Оештыру комитеты әгъзалары hәм ярдәмче төркем, үзсүзле, үзенчәлекле Кәҗә елын озатып, ягымлы, нәзакәтле Маймыл елын каршы алырга әзерләнеп ярты төнгә кадәр утырды.
Әлбәттә, алыштыргысыз профкомыбыз, гадәттәгечә, үзләрен гримлап та торасы юк дип, Чыршы бәйрәменең төп кунаклары Кыш бабай hәм Карсылу роленә сакалбай Габдрахман агай белән “Сылукай” район конкурсында җинү яулаган сәркәтип Гөлфияне тәкъдим итте. Музыкаль бизәлеш автоматик рәвештә миңа йөкләтелде. Маймыл “вазыйфасы” әлегә буш булып калды, чөнки яраклы кандидат табылмады.
Аны уйлавым белән серле, уйчан соры күзләре, коточкыч йөнтәс йөзе күз алдыма килде. Кинәт кенә хәлсезләндем, үлеп ашыйсым килүдән микән, тирән итеп исни башладым, ерактан начар күргән күзләрем йомылды, гәүдәм, миңа буйсынмыйча, төпсез упкынга – җәhәннәм чокырына төшеп китте. Үземнең дә моңа каршылык күрсәтәсем килмәде... Җәhәннәмгә очып барганда борынгы бабаларыбыз токымының җиргә тиеп торган озын кулларын, кәкре аякларын күргәндәй булдым. Миңа рәхәт, ихтыярсыздан елмаям, шунда көмеш төсенә кереп, такырая башлаган башыма дуамал уй килде – бу урман карачкысын гармун уйнарга өйрәткәндә ничек булыр икән? Циркта ул велосипедта җилдерә, матай да йөртә бит. Кыскасы, бетмәс-төкәнмәс фантазиямә бирелеп, уйларымны тапкыр, актив һәм кызыксынучан джунглида яшәүчедә туплап, hич көтмәгәндә яңача гәүдәләнү кичердем. Табигать законнарын, Чарльз Дарвинның кешенең маймылдан яралу теориясен җимереп, гасырлар дәвамында тутыгып өлгергән эволюция тәгәрмәчен кирегә әйләндереп җибәрдем. Шундый хикмәтле маҗарага юлыктым мин узган Яңа ел алдыннан, җәмәгать...
Менә болайрак булды ул. Баш бармак юанлыгы тимерчыбыктан җыелган, үзебезнең бер бүлмәле фатирыбызга тәңгәл килеп торган читлек эченә барып эләккәнмен. Мин — йөнтәс кыргый хайван, йодрыкларымны йомарлап, бөтен көчемә күкрәк читлегемә бәргәлим. Почмактан почмакка чабулап йөргәннән соң, читлек түшәменә сикерәм, үткен тешләрем белән, скрипка кыллары өзелгән аваз чыгарып, тимерчыбыкны кимерәм. Балалар, сылу кызлар, куркып, тайпыла. Мин төрлечә маймылландым: барысына да телемне күрсәттем, йон арасыннан бет hәм бөрчә эзләп сыттым, борын тишекләремдә рәхәтләнеп казындым, салынып торган иреннәремне очлайтып, кыргый тавыш белән оран салдым. Аннары кулга гармун алып, таныш көйләрне көйләдем. Гармуныма кушылып җыр да сузам, көйгә китереп кәкре аякларым белән басып та куям. “Концерт”ым тамашачыларда уңыш яулады.
Шәhәрнең асты өскә әйләнде, бар да мәш килде. Кечесе, олысы, сөйләшә торган hәм гармунда уйнаучы маймылны — XXI гасыр могҗизасын күрергә ашыктылар. Касса алдында кызыксынган халык төркеме җыелды, билетлар барысына да җитмәгәнлектән, гауга купты. “Кыргый хайваннарны саклау” җәмгыяте вәкилләре читлек янында киңәшләшеп, зоопарк директорының башбаштаклыгы, маймылның музыкаль сәләтен кулланып, законсыз рәвештә акча җыйганлыгы турында шәhәр башлыгына мөрәҗәгатъ итәргә дип килеште. Ә минем кеше кыяфәтенә керәсем килде, тик ялваруларымны ишетмәделәр, читлек янында тәртипсезлек башланды.
— Кемгәдер охшаган кебек ул… — дип, күзлеген төзәтә төшеп, алдыма банан ташлады бер әбекәй.
— Әйе шул, йөзе күршемне хәтерләтә, — дип, аның сүзен бүлдерде таякка таянган ахирәте — гармун уйнавын әйт әле син аның, башкарган җырына кадәр күңелгә ятып тора...
Түзәрлегем калмады, хәлсезләнеп пычрак идәнгә аудым hәм: “Чы-га-ры-ы-гыз ми-и-не мо-он-нан!” – дип пышылдап, аңымны югалттым. Шул мизгелдә барысы да юкка чыкты, күз алдымда ут өермәсе барлыкка килде. Башым чатный. Йөрәгем, үзем кебек иреккә омтылып, чиктән тыш тынычсызлана, үрсәләнә. Кинәт, җанга сихәт биреп, джунглида сезонлы яңгырлар астында үткән ваемсыз балачагымны искә төшереп, салкын тамчылар сикерешә башлады. Рәхәтлек тойгысы барлык күзәнәкләремә таралды. Күзләремне ачып жибәрдем...
...Мин тамаша залының сәхнәсендә ятам икән — димәк, мин иректә! Хезмәттәшләрем уратып алган да “Ур-рр-ра-а!” кычкыралар. Кызыл күлмәк кигән сокландыргыч Гөлфия, иелә төшеп, сиптергеч белән исерткеч хушбуйны хәтерләтүче сыекча бөрки, профком тырышып сөлге болгый, шул ук вакытта юешләнгән битемә шапылдатып та ала. Габдрахман агай башымны күтәреп сирәк сары тешләрен күрсәтеп елмая, карлыга төшкән калын тавышы белән: “Вә-ә-әт, Маймылыбыз да hушына килде!” — дип, мине үчекли.
Хикмәтле маҗаралар аша үтеп, кызыл Маймыл елының героена әйләндем...
Киләсе ел кызыл Әтәч елы була ди, җәмәгать... Әнә, Габдрахман агай әтәчләнеп, күкрәк сугып нидер исбатлап, сүз көрәштереп йөри. Чын әтәч инде менә!