+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2016, 02:00

Әтәчләнер вакыт җитте!

Халыкта, Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шундый булачак, дигән ышану бар. Чыннан да шулаймы ул, юкмы? Әйдәгез, бәйрәм алдыннан барлык борчуларны, күңелсезлекләрне онытыйк. Яңа 2017 елга аяк басарга санаулы гына сәгатьләр калды. Аны күтәренке кәеф белән, чагу киемнәр киеп, тәмле ризыклар пешереп, каршы алыйк, гәзит укучылар.

Кайда каршыларга?

Әтәч – эмоциональлек, туры сүзлелек, ачыклык билгесе. Ул аралашу, мактау ярата. Шуңа да 2017 елны каршыларга туганнарыгызны, гаилә дусларыгызны, балаларыгызны чакырыгыз. Телевизордан агылган дәртле көйләргә кушылып җырлагыз, туйганчы сөйләшегез, бер-берегезгә рәхмәт, мактау сүзләре әйтегез. Үзегезне кунакка чакырсалар да, бармый калмагыз. Халык әйтмешли, чакырган җиргә бар, куган җирдән кайт.

Әтәч – пөхтәлек, тәртип ярата. Яңа ел алдыннан иң элек өегезне җыештырып куегыз. Ялтыравык шарлар, “яңгыр” белән бизәгез. Иске, кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ташлагыз.

Табынга нәрсә куярга?

Өстәлгә ел символы – Әтәчнең кәефен күтәрерлек, аның күңеле булырлык ризыклар куярга кирәк. Салатлар, кайнар ашлар әзер­ләгәндә, яшелчәләр, кукуруз, борчак, яшел тәмләткечләр, чикләвек салып җибәрегез. Сыер малы, куян итенә, балыкка өстенлек бирегез. Кар базыннан тозлы кыяр, кәбестә, маринадланган помидор, гөмбәләрегезне дә чыгарыр вакыт җитте. Җиңел, диетик ашлар әзерләргә тырышыгыз. Әтәч төсләр гаммасын ярата. Төрле төстәге җимешләр куярга тырышыгыз. Бодай оныннан икмәк – табын түрендә булсын.
Ничек киенергә?

Шкафыгыздагы иң чагу күлмәкне тартып чыгарып, үтүкләп куегыз. Кып-кызыл, алсу, яшел, зәңгәр, сары, әфлисун төсендәге киемнәр кисәгез, ел героеның кәефен бермә-бер күтәрәчәксез. Леопард, тигр, елан тиресе төсендәге киемнәрне берүк кия күрмәгез! Әтәч, кычкырып торучы төсләр иясе булса да, зәвыклылык, пөхтәлек ярата. Гади генә куе зәңгәр төстәге күлмәк киеп, иңнәрегезгә чагу яулык салып җибәрсәгезме, бәйрәм табынында сез иң матуры булачаксыз!

Нинди бүләк әзерләргә?

Яңа елда балалар гына түгел, өлкәннәр дә ниндидер могҗиза, якыннарыннан кеч­кенә булса да сюрприз көтә. Яңа ел бүләге зур һәм кыйммәт булмаска тиеш. Иң мөһиме, ул күзгә ташланып торсын. Кунакларга ел символы формасында эшләнгән сувенирлар, магнитлар, блокнот-календарьлар алып куегыз. Аларны ялтырап торган тартмага яки пакетка салып бүләк итегез. Якын туганнарга әтәч төшкән футболка-майкалар бүләк итәргә мөмкин. Балаларны әтәч рәвешендәге йомшак уенчык, кәнфитләр белән шатландырыгыз.
Читайте нас: