+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2016, 02:00

Табын түрендә тавык булсын!..

Иронияле киңәшләр.Халыкта, елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә, диләр. Шуңа Яңа ел табынына зур игътибар бирергә кирәк.

Өстәл түрен тавык итеннән пешерелгән азыклар биләргә тиеш. Тавык шулпасы, тутырыл­ган тавык, тавык рулеты, төрлечә пешерелгән тавык йомыркасы, тавык бавыры кушып ясалган салатлар, тавык тәпиеннән кайнаткан компот һәм башкалар, һәм башкалар.

Бүтән төр азыкларга килгәндә, өстәлгә тавык ярата торган ризыкларны гына куярга ярый. Алар: бодай талканы, бәрәңге измәсе, уылдык урынына тары ярмасы файдаланырга була.

Тавык йомыркасын өстәл артындагы күршеләрегезнең башына сугып ватып ашагыз. Кемнең башына күбрәк төшә – шул кеше өчен ел уңышлы булачак. Үзегез ашаганда йомыркагызны күршеләрегезгә дә каптырып алыгыз. Аеруча хатын-кызларга каптыру аларга зур уңышлар юрый.

Табында дәрәҗәле түрә булса, аның алдына тавык башы куегыз. Ул – башлык кешене хөрмәт итү билгесе. Христиан динен тотучыларга – тавык тәпие. Шулай ук тавык тәпиен күрше-тирәгездә яшәүчеләрнең ишек тоткаларына бәйләргә мөмкин. Бу аларга Яңа ел сюрпризы булачак.

Чыршы бизәгәндә тавык йоннарын, тавык канатларын файдаланыгыз. Йонны, имеш, кар итеп кунаклар өстенә сибәргә дә була. Елны бәхетле итү өчен бер мендәрне кызганмаска кирәк. Хатын-кызларга калфак яисә прическаларына, ир-атларның түбәтәй яисә чәч араларына әтәч койрыгы кую да зур бәхетләр юрый.
Каты эчемлекләрдән “Пшеничная” гына чыгарыла.

Өстәл артында “тавык күз”, “печтерелгән әтәч”, “тавык мие эчкән нәрсә” кебек сүзләрне комплимент итеп яудырыгыз.

Табында “Кара тавык” җырыннан башка бер генә җыр да башкарырга ярамый. Биегәндә җим эзләгән тавык хәрәкәтләре ясарга да онытмагыз.

Яңа ел уеннарыннан авызга кабылган кашыкка йомырка салып йөгерү, әтәч белән тавык – ягъни куышлы уйнарга мөмкин. Ә инде фатирларында буш бүлмәләре булган кешеләр парлашып йомырка салышлы уйный ала. Бу төнне ялгышып чит “ояларга” йомырка салучыларны да кичерергә кирәк, чукышулар рөхсәт ителми.

Әтәч кычкырганга кадәр шулай кәеф­ләнеп кыткылдап утырганнан соң, иртән көзгегә карарга онытмагыз. Әгәр танавыгыз – тавык кикриге, йөзегез әтәч талаган кешенеке кебек булса, елны яхшы каршы алдыгыз дигән сүз. Хәзер инде шул йөзне ел буе саклыйсы гына кала.
Читайте нас: