+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 гыйнвар 2017, 02:00

Кыш бабайга ышаныгыз!

Чөнки ул үзенчәлекле тәрбия бирү чарасы да.Кыш бабай ул без үскәндә дә бар иде. Ә менә: “Кыш бабай сиңа бүләк алып килә. Аны алыр өчен син төрле игелекле гамәлләр кылырга, яхшы укырга тиеш”, — дигән сүзләрне хәтерләмим. Юк, ул килә, мәктәптә зур бәйрәм була иде. Ул шигырь сөйләгән, җырлаган, биегән өчен капчыгыннан кәнфит алып бирә. Сыйныфта безгә кәгазь капчыкларга тутырылган Яңа ел бүләге тараталар. Анда авыл баласына тансык алма була иде...

Чыршы өйдә дә бизәлә. Ләкин аның астына бүләк куюны хәтерләмим. Мөм­кинлеге дә булмагандыр инде аның. Ләкин төп сәбәп ул түгелдер. Аллага да, муллага да ышанмаган буын Кыш бабайга ышана буламы соң инде? Әти-әниләр моны файдасыз бер гамәл дип кабул иткән булырга тиеш. Ә бит аңа ышану бик кирәк булган. Ул баланың үсешендә гаять зур роль уйный икән. Кыш бабайга ышану нәтиҗәсен­дә ул кеше күңеленең иң яхшы якларын белүче барлыгына инана. Чөнки бала еш кына үзенең уңай сыйфатларын беркем дә күрми дип уйлый һәм вакыт үтү белән үзе дә моңа ышана башлый. Ә Кыш бабай синдә яхшы сыйфатлар булуына шикләнми. Бу психологлар аңлатмасы һәм мин аның белән килешәм.

Ил, республика дәрәҗә­сендә дә Кыш бабайның бала күңеле өчен никадәр мөһим әһәмияткә ия икәнен аңлыйлар. Башкортстанда 14 ел дәвамында “Кыш бабайга хат” проекты гамәлгә ашырыла. Ел саен Кыш бабай штабына бөтен республикадан балалар тарафыннан башкарылган изге эшләр турында бәян ителгән хатлар туплана. Декабрь ахырында җи­ңүчеләр сайлап алына. Быел җиңүче 1,5 мең бала Уфага Шәһәр мәдәният сараенда үткән Яңа ел чыршысына чакырылды. Алар Кыш бабай кулыннан игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләре язылган дипломнар алды.
Уфа шәһәре үсеше иҗтимагый фонды директоры урынбасары Елена Засорина бу җәһәттән түбәндәгеләрне җиткерде:
— Хатларында балалар үзләренең изге эшләре турында бәян итә һәм, әлбәттә инде, Кыш бабайдан бүләк сорый. Элек бу нигездә планшетлар һәм компьютерлар булса, хәзер күпләр чаңгы, тимераяк, чана тели. Кемдер яхшы дуслар табарга хыяллана. Кызганычка каршы, Кыш бабайдан әтиләренең гаиләгә кайтуын сорап язган хатлар да кимеми...

Тагын бер нәрсә. Балаларның фантазиясе бай, алар Кыш бабайдан хыялында йөрткән әллә нинди бүләкләр сорарга мөмкин. Тик ул айфон яисә кыйммәтле конструктор булса, нишләргә? Бу очракта иң элек Кыш бабайның изге күңелле, акыллы һәм гадел тылсымчы икәнен аңлатырга кирәк. Һәм ул бөтенесенә дә үзеннән өлеш чыгарырга тырыша. Әгәр дә ул сиңа күбрәк акча сарыф итсә, кемнеңдер бүләксез калуы ихтимал. Һәм ул малай яисә кызга Яңа елда бик күңелсез булачак. Син шушыңа ризамы? Юк, әлбәттә. Баланың шәфкать­ле күңеле моның белән килешмәячәк һәм кечкенә генә бүләккә дә риза булачак.

Ата-аналарга Яңа елда шушыларны белеп торырга кирәк, дип уйлыйм. Балалар Кыш бабайга мөмкин кадәр озаграк ышансын иде. Үсеп җитеп, бу дөньяның кырыс җилләре белән очрашырга өлгерерләр әле.

Рәмзия АБДУЛЛИНА
Читайте нас: