Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты студенткасы еллар үтү белән республиканың әйдәүче гәзитенә җитәкчелек итәрмен дип уйламагандыр да. Ә хезмәт эшчәнлеген Татьяна Уфа электр лампалары заводының гәзитендә башлый. Биредә ул белемен камилләштерә, каләмен чарлый.
Күптиражлы матбугатта эшләү – үзенчәлекле дөнья, чөнки үзең белән бер коллективта эшләүчеләр турында язасың. Нәкъ шунда Татьяна Сырвачеваның гаделлек, бәлагә тарыган һәркемгә ярдәм итү, дөньяны яхшырту теләге кебек сыйфатлары ачык чагыла да инде.
Шуннан ул хезмәт баскычы буйлап күтәрелә башлый. “Известия Башкортостана” гәзитен оештыруның беренче көненнән башлап, ул анда алыштыргысыз “штаб начальнигы” – җаваплы секретарь була. Бу вазыйфаны юкка гына “җаваплы” димәгәннәр, чөнки гәзит бастыру цехында фотоларны ялгыш куйсалар да, корректорлар хата җибәрсә дә ул җавап бирә. Хезмәт кешеләре турында мәкаләләр, авыр еллардагы икътисад аналитикасы, кискен социаль репортажлар аның һөнәри күзәтүе астында дөнья күрде. “ИзБа” (коллегалар үзара аны шулай йөртә) битләрендә өстән-өстән эшләүгә урын булмый. Секретариаттагы бәхәсләрне дә көйли ул, яшь журналистларга да ярдәм итә, сүзгә килгән өлкән журналистларны да дуслаштыра, баш мөхәррир ачуын да иң тәүдә үзенә ала.
Татьяна һәрвакыт үз янында яхшы кешеләр туплау сәләтенә ия, ул һәрчак компаниянең “үзәген” тәшкил итә. Аның менә нәкъ оештыра белү сәләтен күреп, республика матбугаты җитәкчелеге Татьяна Сырвачеваны “Молодежная гезета”га җитәкче итеп билгели. Коллективта төрле имеш-мимешләр йөри башлый, әмма яңа җитәкченең кем икәнлеге билгеле булгач та канәгатьсезлек белдерүчеләр тынычлана. Сырвачева кирәкле сүзләр таба белә, журналистлар һәм техник хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә, ремонт үткәрергә һәм җиһазлар сатып алуга акча таба. Иң мөһиме – күп кенә иҗади коллективлар көнләшерлек җылы атмосфера барлыкка килә. Редакция бүген дә шушы мохитне сакларга тырышып эшли.
Татьяна Сырвачева иҗтимагый эшләрдә дә актив катнаша. Яшь журналистлар фестивален оештыру шундый матур башлангычларның берсе булды. 2004 елда, Журналистлар берлегенең чираттагы съездында республиканың Яшь журналистлары ассоциациясен булдыру турында карар кабул ителә. Аның рәисе итеп, әлбәттә инде, берлекнең идарә әгъзасы, “Молодежная газета”ның баш мөхәррире Татьяна Сырвачева сайлана. Бу фестивальнең киләчәгенә ышанмаучылар да була, әмма Татьяна Сырвачева белдерүенчә, идеяне гамәлгә ашыруга барысы да кушылса, бу эш мотлак барып чыгачак.
Беренче фестиваль Матбугать йортында яшь каләм осталарын җыя. Анда Башкортстан дәүләт университеты профессоры Валерий Пугачев, Журналистлар берлеге рәисе Марсель Сәлимов, Яшь журналистлар ассоциациясе рәисе Татьяна Сырвачева, рәсми ведомстволар вәкилләре катнаша. Форумның пленар утырышыннан тыш, яшьләр өчен Уфа буйлап экскурсия, шулай ук, бәйрәм кичәсе оештырыла.
Икенче фестивальнең концепциясен уйлаганда оператив штаб аның мавыктыргыч булуын максат итеп куя. Нәтиҗәдә, яшь журналистларны Агыйдел буйлап теплоходта сәяхәт кылырга, шул вакытта анда һөнәри очрашулар, фикер алышулар үткәрергә карар ителә. Әлеге һәм тагын берничә фестивальдә катнашканнан соң, яшь журналистлар республика һәм Русия конкурсларында үз көчләрен сынап карый һәм җиңүләргә ирешә. Яшьләр басмалары Татьяна Сырвачева оештырган әлеге традицияне бүген дә дәвам итә.
Тәҗрибәле мөхәррир карьерасындагы арытабангы баскыч – республикадагы өч төп басманың берсе булган “Республика Башкортостан” гәзитенә җитәкчелек итү. Бу адым Татьянага җиңел берелми, чөнки ул инде “Молодежка”ны яратып өлгергән була. Моңа карамастан, тәҗрибә һәм һөнәри осталык хәзер инде югарырак дәрәҗәдә таләп ителә. Аның җитәкчелегендә бу басма да ышанычлы эшли башлый. Җитди гәзит җитәкчеләр, иҗади зыялылар, бизнесменнар арасында үз укучыларын таба. Басманың һөнәри дәрәҗәсе дә тиешле бәяләнә. Бу турыда гәзитнең төбәк, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңү яулавы сөйли.
Хаклы ялга чыгу да Татьянаның эшлекле холкын үзгәртә алмый. Аңарда коллективта яшәү, кешеләргә файда китерү теләге көчле була. Нәкъ шуның өчен ул башта “Кызыл таң” гәзитенең электрон сайтында, арытаба Башкортстан буенча Баш федераль инспектор аппаратында хезмәт сала.
Кеше тормышында үзенең яраткан шөгылен тапса, ул бәхетле дип санала. Татьяна Николаевнаны нәкъ шундый бәхетлеләрнең берсе дияргә була, чөнки ул республика журналистикасына зур өлеш кертте, анда үзенең матур эзен калдырды. Күпчелек хезмәттәшләре аны бүген дә яхшы сүз белән искә ала.
Ника Владимирская.
Котлыйбыз!
Хөрмәтле Татьяна Николаевна! Сезне “Кызыл таң” гәзите коллективы исеменнән күркәм гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Республика басмаларында электрон сайтлар оештырылган вакытта Сезнең “Кызыл таң”ның урысча сайтын булдыруда өлешегез искиткеч зур булды, моның өчен без Сезгә чиксез рәхмәтле. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә безнең сайтыбыз укучыларыбыз өчен кызыклы һәм мөһим яңалыклар белән баетылды, ул тагын да уңышлырак була барды, киңрәк танылу яулады.
Сезгә сәламәтлек, чын-чыннан хатын-кыз бәхете, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Матур бәйрәмегез белән Сезне!