+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 гыйнвар 2017, 02:00

Яңа елны көткәндә

Соңгы елларда, хатын белән икәүдән-икәү генә калгач, Яңа елны әллә ни зурдан купмый гына каршы ала башладык. Берничә гирлянда эләбез, хуш исе чыгып торсын дип вазага чыршы ботаклары утыртабыз да, шуның белән вәссәлам! Хатынның төнге уникене көтеп алырга түземлеге җитми, ава. Курантлар суга башлагач аны уятам, сок салынган фужерларны чәкәштереп эчеп куябыз, мандарин суырабыз. Бер-ике җыр тың­лыйбыз да, икебез ике бүлмәгә кереп, йокларга ятабыз.

Ә быел улыбыз Яңа елга гаиләсе белән кайтачагын алдан ук хәбәр итте. Оныклар авылны, безне сагына икән. Хатын: ”Чыршы би­зәми булмас”, – ди. Киле­шәм. Аларның могҗизага ышана торган чагы бит.

Хәзер хатын көн-төн колак итен ашый: “Чыршы алып кайт та чыршы алып кайт”. Ничек онытмый. “Соң, әле иртәрәк бит”, – дим. Ә аның үз туксаны – туксан.

Ниһаять, чыршы алып кайтырга җай чыкты. Күптән түгел “Нива” автомобиле сатып алган идем. Элекке хуҗасы биш кенә ел йөргән. Шуны исәпкә бастырырга дип, таңнан торып юлга чыктым. Чыршыга дигән акчаны аерып, түш кесәсенә салып куйдым. Мин шәһәргә барып җитүгә су буе чират барлыкка килгән, машиналарның исәбе-саны юк иде. Чиратымны көтеп, көнне көчкә үткәрдем. Ичмасам, хатын белән дә сөйләшеп булмады, телефон өйдә калган.

Кайтырга чыкканда кич иде инде. Бераздан ябалаклап кар ява башлады. Ярты юлны үткәч, келт итеп, чыршы искә төште. Ничек онытылган ул? Хәзер нишләргә? Чыршысыз кайтып керүне күз алдына да китерә алмый идем. Уйлана торгач, бер карарга килдем.

Юл уңаендагы авыл кибетенә сугылдым. Сатучы хатын ишек бикләп маташа иде. Ачтырып, кул пычкысы сатып алдым. Азаккысы икән, көчкә эзләп тапты. Олы юлдан борылып, турыдан кайтырга булдым. Быел каты бураннар булмады, юл такыр күренә, һәрхәлдә “Нива” белән үтәрлек. Бу тирәдә карагай посадкасы барлыгын белә идем. Бер агачны кисүдән дөнья җимерелмәс, тик күреп калмасыннар.

Фара яктысында, тоташ стена булып, посадка шәйләнә башлады. Каһә­рең, юлдан шактый читтәрәк икән. Шулай да тукталып тормадым, газга басып тизлекне арттырдым да, агачларга таба ыргылдым. Тик эш, мин уйлаганча, ансат кына барып чыкмады. Кар баскан чокыр урынга кердем дә утырдым. Ни алга, ни артка барып булмый. Билдән кар ерып, “Нива”ны әйләнеп чыктым. Көрәмичә кузгалырлык түгел. Тик нәрсә белән? Ичмасам, сапер көрәген дә алмаганмын. Мүкәйләп, ике куллап машина астындагы карны читкә ыргыта башладым. Энә белән кое казу кебегрәк булды инде бу. Йомшак кар кулга да эләкми, тарала да китә, тарала да китә. Шулчак теге пычкы искә төште, карны шуның белән ишә башладым. Эш күпкә җиңеләйде. Хәерчегә җил каршы, диләр бит, бермәл ниндидер төпсәгәме, ташкамы эләгеп, пычкы шартлап урталай сынып чыкты. Хәзерге әйбернең юне бармыни? Пычкы кисәкләрен читкә атып бәрдем дә тагын кулларымны эшкә җиктем. Шактый вакыт шулай тырнаша торгач, машина чыгарлык юл ясалды. Бу вакытта эчемдә ач бүреләр улый, күктәге тулы ай мыскыллы елмая, ә йолдызлар, миңа төртеп күрсәтеп, көлешә иде...

Хатын йокламаган икән, мине көтеп утыра. Җылыткан ашны ашаган арада, тышка чыгып, машинаны карап йөргән, күрәсең.

– Чыршың кая? – ди, тавышын күтәрә биребрәк.

– Онытканмын, – мәй­тәм.

– Синең шул булыр ин­де. – Күрәм, хатын иренен чәйнәргә тотынды. Нервысы кузгалганда гел шулай итә. Аннары:

– Нигә озак тордың? – дип, бәйләнә башлады. Сизеп торам, әрләшәсе килә моның. Чын дөресен сөйләп бирергә башыма тай типмәгән бит әле.

– Чиратта кеше күп булды, шуңа соңга калынды. Җитмәсә, ярты юлда машинам чыгымчылап җәфа­ландым, – димен, сөтсез чәйне чөмерә-чөмерә.

– Алганыңа ай да юк, ватылдымыни?– ди хатын.

– Яңа хуҗасына өйрәнә алмый тора әле ул, – димен. – Исеңдә булса, өйлә­нешкәннән соң син дә хәтсез вакыт миңа ияләшә алмый интеккән идең.

– Анысы шулай инде, – бу юлы хатын минем белән килеште.

Яшебез утызга якынлашканда димләп өйлән­дергәннәр иде безне. Вакыт-вакыт савыт-саба шалтыраганны исәпкә алмаганда, алай начар яшәмәдек кебек.

Чыршыны район үзәгенә барып, базардан сатып алдык. Хатын бик озак сайлана торгач, иң купшысын тапты. Икенче көнне, кич утырып аны бизәдек. Ылыслы ботаклар арасына бүләкләр дә яшердек. Әллә ни кыйммәтле бүләкләр түгел-түгелен, тик эш бәядәмени. Иң мөһиме — Кыш бабайдан бит алар.

Яңа елга санаулы гына көннәр калды. Хәзер кич­ләрен чөкердәшә-чөкер­дәшә, бәйрәм табынына дип пилмән бөгәбез һәм түземсезлек белән бала­ларның кайтуын көтәбез.

Гөлфизә Кәлимуллина
Читайте нас: