+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2017, 02:00

Үз илеңдә ямьле икән бәрәңге бакчасы да!

Чит кыйтгаларны күпме генә мактасак та, туган төяккә җитми.Без юлда! Очкычыбыз Казан халыкара аэропортыннан Тунисның Джерба утравына юл тотты. Ун мең метр биеклеккә күтәрелеп, биш сәгатьтән артык очканнан соң, Италиянең Сицилия утравын узуга, ул түбәнәя башлады. Аста зәп-зәңгәр киңлек – Урта диңгез җәелеп ята! Менә пальмалар, минераль сулы чишмәләр, җылы диңгезнең аксыл чиста комы белән меңләгән туристны җәлеп итүче Джерба утравы! Бу яшеллеккә күмелгән субтропик климатлы курортта көндез 38 градус эссе булган икән, без мунчага килеп кергәндәй булдык. Таможня аша үтеп, безне көтеп торган салкынча автобуска кереп утырганда, караңгы төшә иде инде. Ярты сәгатьтән отельдә чемоданнарыбызны калдырдык. Безгә кичке ашка керергә тәкъдим иттеләр.

Гарәпләр бик кунакчыл, ашханәдә егетләр генә эшли, ризыкларның төрлелеге – искитмәле! Без, алдан ук интернет аша хәбәрләшеп, үзебезгә бассейннан, диско­үзәктән ераграк, тыныч номер сораган идек, тиз урнаштык. Балалар, оныклар да күршедә генә яшәде. Номерлар чиста, җиләс. Отель янында бар, өч бассейн, уен мәйданчыклары, кызыну өчен кирәк-ярак, музыка, аниматорлар... Монда урлашу дигән хурлыклы нәрсә юк, диделәр.

Бу утрау элек Италия, аннары Франция колониясе булган, мәйданы 500 квадрат чакрымлап икән, халкының 98 проценты – ислам динендәге гарәпләр. Гарәп теле – дәүләт теле, җирле халык француз телен дә куллана. “Әссәләмүгаләйкем” дип сәлам бирәбез, догалар да укыгач, бик яраталар, ”мөслимә” дип кенә торалар, ә ирем түбәтәен салмый да. Оныкларыбыз Әминә белән Әмирнең исемнәрен әйтеп эндәшәләр. Гарәпләрнең кайберсе Русиядә укып кайткан, урысча яхшы гына сөйлә­шүчеләре бар.

Мондагы эссе коры һава тропик чүлләр­дәге кебек кайнар түгел, аны диңгездән искән җил бераз үзгәртә, җиләсләтә. Сентябрь ап­рель­дән ноябрьгәчә сузылган туристик сезонның иң уңай вакыты булып чыкты. Диңгез чиста, суның җылылыгы 29 градус, яр буе сай, тирәнгә озак кына керергә кирәк. Оныклар өчен бик яхшы булды бу. Безнең отельдә 500ләп номер булып, урыслар, татарлар бик күп иде, немец, француз, Нигерия, Ливия гарәпләре дә бар. Уфадан самолет төшкән көнне Башкортстан татарлары – якташлар күбәйде, танышларны очраттык. Күрше пляжда да татарча, урысча сөйләшәләр, гел үзебездәге кебек!

Джербада урамнар киң түгел, транспорт аз, урамда, диңгез буенда дөяләр, атлар күренә. Кечкенә генә кибет­ләренә дә “Supermarket” дип язып куйганнар, анда сувенирлар, ризыклар бар, спиртлы эчемлекләр сатылмый, ул “Әл-җазир” дигән кибеттә генә бар икән. Тик безнең барда аракы, виски, сыра, төрле сутлар, кәһвә, кайнар шоколад – бар да бушлай. Хәтта пальма сөте дә бар.

Чит илгә барып гыйбрәт алу кирәктер ул. Гарәпләрнең тормышы бик гади күренә, кибетләре ярлы гына, күн, керамикадан ише товарлар күп. Монда ике динар бер долларга тиң икән. 10 динар акча Касыйм исемле дәүләт эшлеклесе, ә 5 динарда Ганнибал сурәте төшерелгән, Мавритан кафеларында аякларын бөкләп кофе яратучылар утыра. Хатын-кыз сирәк күренә, алар озын күлмәкле түгел, тездән туника, чалбар кигәннәр, башларында юка шарф. Үзләре мотороллерда, машинада йөри. Йортлары гөмбәзле, икешәр катлы, бездәгедәй зур мәчетләр күрмәдек.. Урам кырыйларында саргайган үлән, көйгән җир... Монда, отельдәге кебек, һәрвакыт су сибеп торучы юк шул. Ял итүчеләр өчен утрау тирәли корабларда сәяхәт, шоп-тур, крокодил фермасына һәм башка экскурсияләр оештырдылар. Бер көнне кичке якта шторм башланды, Атлантикадан искән җил, дулкыннарны күтәреп, суүсемнәрне ярга чыгарып өйгән иде, иртән аларны кечкенә тракторлар белән кире диңгезгә эттер­деләр. Сукмакларга өелгән аксыл комны иртүк агач көрәкләр белән, бездә кар көрәгәндәй көрәп, себереп куйдылар. Көннәр бик җылы, температура 27-32 градус, рәхәт! Һава җиләс, саф... Зәңгәр диңгез киңлегеннән ярга берсен-берсе куыша-куыша ак дулкыннар йөге­решә... Агачлар, куаклар һаман да шау чәчәктә.

Ял вакыты – санаулы көннәр бик тиз үтә шул. Без дә, туганнарыбызга сувенирлар, бүләкләр алып, Тунис белән саубуллаштык. Төр­кия­нең көньяк-көнбаты­шыннын, Европа илләре, Беларусь өстеннән очып, туган ягыбызга исән-сау кайтып җиттек. Исәнме, гүзәл биек йортлы иркен урамнар, зур кибетләр, юл буендагы алтын шәлен ябынган нәфис каеннар, яшел­леккә күмелгән басулар, кадерле Туган илебез, исән­ме!!!
Читайте нас: