Җомга намазыннан соң мәчетнең конференц-залында “түгәрәк өстәл” узды. Анда Әлмәт районының Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Әлмәт районы башкарма комитеты карамагындагы иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире Даут Мөхәммәтҗанов, Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов, Башкортстан педагогия университетының мөселман мәгарифе фәнни-тикшеренү үзәге мөдире Данияр Габдрахманов, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фәрхшатов катнашты.
Иң кызыклы чыгышларның берсен Кичүчат авылы музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова ясады. Ул Ризаэддин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләп, аның 5 яшендә гарәп имлясында укый һәм яза белүе, галим булачагын күзаллап 7 яшендә үк Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрүләре, 21 ел Түбән Шәлче авылы мәдрәсәсендә укуы, соңыннан хәлфәлек итүе, шәкертләргә белем бирүе турында сөйләде. Ырынбурдагы эшчәнлеге турында шулай диде:
– 1906 елда аны Ырынбурга чакыралар. Ул “Вакыт” гәзитендә эшли. Бер елдан Закир һәм Шакир Рәмиевлар “Шура” журналын чыгара башлый. Аның баш мөхәррире Риза Фәхретдин була. Журнал ун ел нәшер ителә, шул чорда ул энциклопедик басма булып таныла. Аның тулы саннары бүген Финляндиядә генә саклана. Казан дәүләт университетының Лобачевский китапханәсендә дә берникадәр саннары бар, булганнарының битләре ертылып беткән.
Диләрә Гыймранова Ризаэддин Фәхретдиннең Уфада казый, мөфти булып эшләве турында сөйләде. Чыгышын якташларының аның исемен мәңгеләштерү буенча эшләре, музей эшчәнлеге турында сөйләү белән тәмамлады.
Ризаэддин Фәхретдиннең мирасы турында тарих фәннәре кандидаты Марсель Фәрхшатов чыгыш ясады:
– Ризаэддин Фәхретдиннең мирасы тау кебек зур. Аның иң зур өлеше Уфа шәһәрендә саклана. Ул Уфада 33 ел эшләгән, шуңа аның күп китаплары, кулъязмалары бездә саклана. Алар кырыктан артык том, күләме 11 меңнән дә артык бит. Анда Ризаэддин Фәхретдиннең басылган әсәрләре дә бар, әмма күбесе басылмый калган, аңа язылган хатлар, үзенең хатларының төп нөсхәләре бар. Бу мирас галимнең тормыш һәм хезмәтен өйрәнүдә зур нигез булып тора. Ул 20нче елларда китапларының кайбер өлешен Санкт-Петербургтагы Шәрекъ институтына җибәрә. Шулай ук бик күп кулъязмалары архивларда саклана, чөнки аның басылмыйча калган әсәрләре дә бик күп. Аларны без җыеп, кайберсен тәрҗемә итеп, нөсхәләрен алып эшне дәвам итәбез.
“Түгәрәк өстәл”дә ел саен Ризаэддин Фәхретдин укулары уздыру кирәклеге билгеләнде, галимнең туган ягына сәфәр оештыру һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов чыгышында ике яклы багланышка зур бәя бирелде. Татар һәм башкорт халыклары, республикалар бергә булганда зур эш башкарып булуы ассызыкланды.