+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2017, 02:00

“Йөрәгеңне кешеләргә бир, ә намусыңны үзеңә калдыр...”

Журналист Гөлнара Гыйлемханованың тормыш девизы шундый.“Кызыл таң”ның Краснокама, Тәтешле, Яңавыл районнары, Нефтекама шәһәре буенча үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова ихлас күңелле булуы белән аерылып тора. Аның мәкаләләрен башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Гөлнара — аңлаешлы һәм җиңел тел белән яза, башлыча тормышчан темаларга мөрәҗәгать итә. Гөлнара, талантлы журналист булудан тыш, тагын бик күп күркәм сыйфатларга ия: буш вакытларында повесть-хикәяләр, шигырьләр яза, туган як чишмәләре турындагы китабына материаллар туплый, җәмәгать эшләренең уртасында кайный, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау максатында төрле чаралар үткәрә, гаиләсенә дә тиешле вакыт бүлә. Барысына да ничек өлгерә? Каян үзенә шулкадәр көч-куәт ала? Сезне Гөлнара Гыйлемханованың күңел дөньясы белән тагын да якыннанрак таныштырабыз.

Китаплы балачак

Гөлнараның әнисе Гаилә апа китапка, шигърияткә мөкиббән кеше була. Кичләрен кечкенә кызын янына утыртып китаплар укый. Әдәбият белән кызыксыну Гөлнараның күңеленә нәкъ шул чакта салынгандыр, мөгаен.

Икенчедән, китапханәче Мәрьям Усманованың да йогынтысы зур була, ул кечкенә кызчыкны серле матур әдәбият иле белән таныштыра. Кызчык башлангыч сыйныфлардан ук китапханәнең еш кунагына әйләнә, үсә төшкәч тә китапханә юлына тузан төшерми, мәктәпне тәмам­лаганчы авыл китапха­нәсендәге барлык китапларны да диярлек укып чыга. “Әле моны укырга сиңа иртәрәк!” — дип, Мәрьям апасы бирми торган әсәр­ләрне: ”Әти сораган иде”, — дип, әтисе Рәшит абый исеменә яздырып укырга җайлаша.

Мәктәптәге урыс теле һәм әдә­бия­ты укытучылары Азалия Нургалиева, Рәүмәнә Әхмәтова, башкорт теле укытучысы Фидәлия Мостафина да аңа әдәбият дөньясының серле нурларын ача, киләчәктә “Кем булыр­га?”дигән сорауга җавап табарга булыша.

Казанга юл

10нчы сыйныфта укыганда “Татарстан яшьләре” гәзи­тендәге бер конкурс шартларын күреп кала. Тәкъдим ителгән темага ул педагогия институтына инша язып сала. Көннәрдән бер көнне Гөлнарага икенче турга чакыру кәгазе килеп төшә. Нинди дә булса үз проектыңны якларга, дәрес үткәрергә кирәк була.

— Каян уйлаганмындыр, ул вакытта ишетеп белгән нәрсә булмаса да, дәресне уен төрендә алып барырга кирәк, дигән карарга килдем. Шул рәвешле укучыларга дәресне үзләштерү җиңелрәк булачагын дәлилләп чыгыш та яздым.

Әти-әниләр кулыма күпмедер акча һәм каяндыр эзләп табып алып кайткан адрес тоттырды. Шулай итеп, Яңавыл станциясенә барып, билет алып, Казанга киттем. Ярый әле: “Бәлки исәндер, бәлки үлгәндер дә инде”, — дип, адресын биргән теге әби исән-сау булып чыкты, ул үлгән булса, нишләр, кая барыр идем? Ләйлүфәр әби үзенең адресын биргән кешеләрне чак исенә төшерсә дә, мине бик җылы каршы алды, кундырып, икенче көнне педагогия инсти­тутының кайда урнашканлыгын өйрә­теп җибәрде, — дип, ул елларны елмаеп искә ала Гөлнара.

Алдан әзерләгән дәресен күрсә­теп, олимпиадада беренче урын ала кыз. Татарстан мәгариф министры залдагы укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Менә Башкортстаннан бер кыз килеп борыныгызга чирт­теме?” — дип, Гөлнарага җиңүче дипломы тапшыра. Бу җиңү аңа өч имтиханның берсен генә тапшырып педагогия институтына укырга керү хокукы бирә. Әмма бу вакытта инде кызның күңелендә: “Журналист булам!” — дигән уй бөреләнеп өлгергән була.

“Кызыл таң”

Гөлнара Казан дәүләт универ­ситетының журналистика факультетына укырга керә. Укуны тәмамла­ганда (ул университетны читтән торып укып бетерә) тел укытучысы, якташыбыз Илдар Низамов “Башкортстанда чыккан татар гәзитләренең тел-бизәкләү чаралары” дигән темага диплом эше бирә. Гөлнара һич икеләнүсез “Кызыл таң” гәзитен сайлый һәм якташы Әнгам Атнабаевны эзләп Уфага килә.

— Әнгам ага белән “Кызыл таң” редакциясендә очраштык. Якташы буларак, Атнабай мине бик җылы каршылады, үз фикерләрен әйтте, мәка­ләләремне алып калды. Икенче тапкыр очрашкач: “Әйберләреңне укыдым, черт возьми, шәп язасың, телең матур! Район гәзитендә озак эшләмә, телеңнең тәме китә”, — дигән киңәшен бирде, — дип бу җылы очрашуны искә ала ул.

Гөлнара ул вакытта Краснокама районы гәзитендә эшли. Хәбәрчедән башлап, барлык вазыйфаларны да үтеп, баш мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелә. Әмма танылган шагыйрьнең сүзләре тынгы бирми аңа. Төньяк-көнбатыш районнар буенча үз хәбәрче булып “Кызыл таң”га күчә. Бүгенге көндә үзе яктырткан шәһәр-районнарның һәр­кайсы белән яхшы мөнәсәбәт булдырган. “Тәтеш­лене күптән түгел алдым. Үз райо­ныңны язу 100 тапкыр җаваплырак икән”, — ди ул.

Эш

Гөлнараның язарга яратуы да балачактан килә.

— Мәктәптә укыганда, инша язарга өйгә эш биреп кайтарсалар, миннән дә бәхетле кеше булмый торган иде. Җитмәсә, бу эшне яратмаган 1-2 сыйныфташ малайга да язып киләм. Сөенә-сөенә яза идем. Чөнки болай бирелгән темага берьюлы берничә караш белдереп була, — дип искә ала мәктәп елларын Гөлнара.

— Дөньядагы иң тынгысыз эшләр­нең берсе — ул, мөгаен, журналист һөнәредер. Ни өчен яратасың син аны? — дип кызыксынам каләм­дәшемнән.

— Ул, чыннан да, тынгысыз һәм күп вакытны ала, шуңа карамастан, бик якын һәм кадерле. Ике тапкыр эш урынымны алыштырып карадым: салым инспекциясендә һәм хаки­мияттә эшләдем. Икесе дә акчалы, мәртәбәле эш иде. Әмма күңелгә ка­ләм җитмәде! Һәм кире гәзиткә кайттым. Чөнки иҗат кешесе иҗатсыз тора алмый. Язу, эзләнү, очрашулар безгә сулар һава кебек кирәк, — диде ул.

“Леди-жур”

Гөлнара төрле иҗат бәйгеләрендә зур уңышлар яулап килә. Иң көтелмәгән һәм иң зур җиңүләренең берсе — “Леди-Жур” бәйгесендә катнашып, җиңү яулавыдыр, мөгаен.

Мәскәүдә чыккан “Журналист” журналы Русия Журналистлар берлеге белән бер­лектә журналист хатын-кызлар арасында “Леди-Жур” бәйгесе игълан итә. Гөлнараның яшь бала белән өйдә утырган чагы була бу. Беркөнне аңа Мәс­кәүдән шалтыратып “Леди-Жур” бәйгесендә җиңүен хәбәр итәләр һәм башкалага бәйгенең йомгаклау чарасына — “Матбугат балы”­на чакыралар. Гөлнара аптырап кала, чөнки конкурста катнашу түгел, аның турында ишеткәне дә юк. Баксаң, элек бергә эшләгән хезмәт­тәшләре әлеге конкурска аның фотосын җи­бәргәннәр икән. Гөлнара иң күп тавыш җыючыларның берсе булган һәм җиңеп чыккан.

Кем булыр идем?

Гөлнараның кулыннан килмәгән эш юктыр. Журналист булудан тыш, ул сценарийлар яза, төрле кичәләр оештыра һәм алып бара. Сәхнәгә мөкиб­бән булуы каян килә? Бу сорауга Гөлнара үзе болай дип җавап бирә:
— Район гәзитендә эшлә­гәндә, мәдәният сарае без утырган бинага бик якын урнашкан иде. Мин, атнага бер булса да Мәдәният йортына кереп, җанны тынычландырып чыга идем. Белмим, нәрсәсе белән үзенә тарткандыр инде ул, әмма озак керми торсам, шушы мохитне сагына башлый идем. Әле дә шулай. Мәдәният дөньясы бик якын миңа.

Театрны бик яратам. Мәк­тәптә укыганда ук, театр түгә­рәге оештырып, сыйныфташлар белән авылларда “гастроль”ләрдә йөри идек. Үзе­безнең чыгарылыш кичә­сенә дә шул рәвешле акча җыйдык. Соңрак район халык театрында уйнадым.

Журналист һөнәрен сайламаган булсам, тормышымны мәдәният өлкәсе белән бәй­ләгән булыр идем, дип уйлыйм. Оештырырга, уйлап чыгарырга, сценарийлар язарга яратуымны шунда кулланыр идем.

“Кешеләрне яратам!”

Гөлнараның уртанчы кызы Алия­нең әнисе турында язган иншасындагы түбәндәге юлларны китерәсе килә. “Бүген­гедәй исемдә, балачакта Таня, Маша, Нина исемле кызлар бездә еш кунак була, атналар буе тора иде. Мин аларны безнең якын туганнардыр, дип уйлый идем. Бераз үскәч, әлеге кызларның миңа туган түгеллеген, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр икән­леген белдем. Әни миңа уку йортларының берсенең тулай торагында кичләрен тәрбияче булып эшләвен, анда балалар йортында тәрбия­ләнгәннәр яшәве турында сөйләде. Эш­тән күптән китсә дә, балалар белән элемтәне өзмәгән, алар бездә бик еш була иде. Аларның берсе кияүгә чыккач, бер генә якын кешесе, туганы да булмаган кызга әни белән әти туй үткәрделәр. Бүгенгә кадәр ул аларны кайгырта, булганы белән уртаклаша, бу балаларның гаиләләренә ярдәмләшә. Гомумән, приютлар, мәктәп-интернатларда без бик еш булабыз, бәләкәйләнгән киемнәребезне, уенчыкларыбызны илтәбез. Шунда яшәгән балаларга аз булса да ярдәм итү йөзеннән әниебез нинди генә акцияләр уйлап тапмый: “Мәрхәмәтлелек көне”, “Уенчыгың белән бүлеш” һәм тагын әллә ниләр!

Балалар йортларына гына түгел, картлар йортларына да әниебез еш бара. Кем янына бөтенләй килүче юк, шул әби-бабайларның күңелен күрә.

Мин әниемә сокланам, аның шул­кадәр мәрхәмәтле йөрәкле булуына хәйран калам. Үз тормышыбыз җитеш булса да, аның башка якларын да күрсәткәнең, безнең ярдәмгә мохтаҗ­лар барлыгын аңлатканың, нәни йөрәклә­ребезгә изгелек орлыклары салганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әнием!”

Җәмәгать эше

Гөлнараның җәмәгать эше күп­кырлы. Үзе яшәгән Нефтекама шәһә­рендә бик күп чаралар уздыра ул.
— “Кызыл таң” — милли-мәдәни басма. Шуңа күрә милли йолалар, бәйрәмнәрне саклап калуга, үстерүгә үз өлеше­безне кертергә тырышам, — ди Гөлнара.

Нефтекамада “Гармун бәй­рәме”н башлап оештыручы, аны үткәреп килүче дә ул Гөл­нара Рәшит кызы. Әлеге бәй­рәм шәһәрдә зур популярлык яулый, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Моннан тыш, Гөлнара шәһәрдә яшәгән шагыйрь­ләрнең, язучы­ларның, сәнгать әһел­ләренең юбилейларын да бик еш үткәрә, төрле темаларга “түгә­рәк өстәл”ләр оештыра.

Узган ел әтиләрнең абруен күтәрү, аларны тәрбиягә җәлеп итү максатында “Әтисе баласы” (“Папины детки”) бәйгесен үткәрә башлавы, шуннан чыгып тагын бер бәйгегә — әтиләр турында җырлар конкурсына нигез салуы аеруча мактауга лаек. Респуб­ликаның төрле районнарында, шәһәр­ләрендә яшәүче авторлар, композиторлар белән тыгыз элемтәдә булып, актив эш алып бара ул. “Кызыл таң” башлангычы белән оештырылган ул бәйгегә бик күп җырлар килде. Алар әлеге вакытта даими рәвештә гәзит битендә урын ала бара.

— Әтиләр турында бер җыр тууга булышлык итсәк тә, әйбәт булыр иде, — ди Гөлнара.

Туган авыл

Гөлнара үзенең туган авылын бик ярата. Нәкъ шушы мәчетле авылда, киң күңелле авылдашлары арасында үсүе белән горурлана. Аның әткәсе Рәшит абый гомер-гомергә авылның чишмәсен карап, тәрбияләп тора. Хәзер инде аңа 86 яшь. Ул һаман изге шөгылен ташламый. Әти­ләренең өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, Гөлнара эстафетаны үз кулына алырга була. Нәтиҗәдә, әтисе, ире, туганнары ярдәме белән чишмә буе койма белән уратып алына, өе яңар­тыла, атынгычлар, гамаклар куела, Юрмиязбаш авылында гөрләп Чишмә бәйрәме үтә. Шушы матур гамәлләре өчен Рәшит абыйга, Гөлнарага һәм аның гаиләсенә авыл халкы әле дә рәхмәтләр укый.

Узган ел Гөлнара Рәдилә апасы белән берлектә Юрмиязбашта тагын бер күркәм чара “Гамил җыены” үткәрә, нәсел җепләрен барлап, бик күп туганнар җыела анда.

Гөлнараның әлеге вакытта авылы өчен башкарылучы тагын бер игелекле гамәле турында язмый булмый. Юрмиязбаштан Бөек Ватан сугышында алтмыштан артык ир-ат катнашса да, биредә әлегә кадәр алар истә­легенә обелиск куелмаган. Гөлнара шуны булдыру өстендә эшли.

— Авылда инде бер генә ветеран да калмады. Әмма әле тыл эшчән­нәре, сугыш чоры балалары бар, алар исән чакта шушы обелискны булдырасы, бу буын кеше­ләренә бул­ган хөрмәтне күрсәтәсе килә, — ди ул.

Мәрхәмәтле җан

Янә Гөлнараның кызы Алия­нең иншасына мөрәҗә­гать итик: “Кеше турында, аның урамдагы этләргә карата булган карашыннан чыгып сүз йөртергә була, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, кемдер аны, таяк белән куып җибәрә, кемдер игътибар да итми. Ә минем әни урамдагы бер генә эт яныннан да тыныч кына үтеп китми, “Нәрсә, дускай, ни хәлләр бар?” — дип, башыннан сыйпый, сумкасында ризыгы булса, чыгарып бирә. Ә бервакыт ул безне бөтенләй куркуга салды.

Кичләтеп кенә авылдан шәһәргә кайтабыз. Карасак, юлга кара каргалар тезелеп утырган. Кымшангандай итә­ләр, тик очып китә алмыйлар. Баксаң, бичаралар, канатлары, аяклары белән эрегән асфальтка ябышкан икән. Транспорт узган саен, куркышып җиргә сеңәләр, ә тыз-быз чапкан машиналар аларны ерактан күрми, менә өсләренә мендем дигәндә генә, читкә алып узып китә. Эшнең нидә икәнен аңлап алган әни, машинадан төшеп, үлем көтеп утырган каргаларга ярдәмгә ашыкты. Безнең кот очты, чөнки трасса чыжлап тора, эңгер-меңгер, юлдагы машиналар ерактан аны күрми, шуңа да килеп җиткәч: “Нишлә­вең бу, үләсең килә­мени?” — дигәндәй, кычкырта-кычкырта әни яныннан узып китә. “Машина бәрә бит!” — дип, без чакыруга карамастан, ул кошларны коткаруын дәвам итте. Очлы томшыклы карга­ларның ник берсе әнине чукыса икән! Инде кузгалып киткәч, кинәт кенә күтәрелгән тавышка артка борылып карасак, безне бер өер карга озата килә иде. Үзләренчә рәхмәт әйтүләре бул­гандыр инде, күрәсең”.

Хыяллар

Бу дөньяда һәркем матур хыяллар белән яши. Гөл­нараның да бик матур хыяллары бар.

— Тегүче, рәссам, биюче һөнәр­ләренә бик тә кызыгам. Берәр вакыт, балалар үсеп, бераз мәшәкатьләр кимегәч, тегүче курсларын тәмам­лармын, сәнгать мәктәбенә йөрермен, дип уйлыйм. Барысы да алда әле! — ди ул.

Индикатор

— Гөлнара, журналист буларак, сиңа бик күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Кешеләрдә яратмаган сыйфат­ларың нинди? — дип кызыксынам аңардан.

— Икейөзле, ялагай, ялкау кеше­ләрне, гайбәт сөйләү­челәрне, кулыннан бер эш килмәсә дә, эш күрсәтеп йөрүчеләрне җенем сөйми. Ә шулай да мин, беренче чиратта, кешедәге матур сыйфатларны күрергә, мәка­ләләрне язганда шуларга басым ясарга тырышам.

Үз эшен яхшы белгән һәм яхшы башкарган кешеләрне яратам. Әгәр җитәкчедән эшенә кагылышлы берәр санны сораганда, ул белми икән, мин аны яхшы җитәкчегә санамыйм. Эш өчен янып йөргән җитәкченең һәр сан башында була. Бу минем — җитәкчене бәяли торган бер индикатор. Ә күңел торышына килгәндә, ихлас, гади, саф күңелле кешеләрне яратам.

Тормыш девизы

Каршымда Гөлнараның эш дәф­тәр­ләре. Аларның һәр­берсенең башына: “Туган илеңне үзеңә караганда ныграк ярат, йөрәгеңне кешеләргә бир, җаныңны — Аллаһы Тәгаләгә, ә намусыңны үзеңә калдыр”, — дип язылган. Гөлнараның үзенә тормыш девизы итеп алган сүзләре шушы икән.

— Кемгәдер болар искелек калдыгы булып күренер. Чөнки хәзер балаларны башкача өйрәтәләр: “үзеңне ярат, иң тәүдә үзеңне кайгырт, син беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел”, — диләр. Әмма без башкача тәрбия алдык. Югарыда әйтелгән сүзләр миңа, уңга-сулга тайпылырга юл куймыйча, тормышта гел ярдәм итеп тора, — ди ул.

Гаилә

Гөлнара тормышыннан бик канә­гать. Ул әти-әнисе исән булу белән бәхетле, аларга яхшы кыз булырга тырыша. Тормыш иптәше Ринат белән өч бала үстерәләр. Җәй көне бергәләп урманга йөрү, бакча карау — аларның иң яраткан шө­гыль­ләренең берсе.

Умартачы кызы

Бишенче ел инде мин Гөл-нараның әтисе Рәшит абыйның бал кортлары Тәтешле урманнарыннан җыйган искиткеч тәмле һәм шифалы юкә балы белән чәй эчәм. Чәй эчәргә утырган саен бал кортыдай тырыш ахирәтемне күз алдына китерәм. Бу мизгелдә ул ашыга-ашыга я берәр чарага китеп барадыр, я командировкага юлланадыр, дип уйлыйм. Чөнки мин Гөлнараның, бал корты сыман, һәрвакыт хәрәкәттә икәнлеген беләм. “Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип борынгылар бер дә юктан гына әйтмә-гәндер. Шөкер, Гөлнараның бүгенге тормышы — бәрәкәтле, эшләре — ырамлы, каләме үткер һәм шома. Ки­ләчәктә дә һәрвакыт иҗади эзләнүләр юлында булырга, гаиләң, туган ягың һәм милләтең файдасына тагын да күбрәк игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын сиңа, дустым!

Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлеге әгъзасы.


Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлнара Рәшит кызы ГЫЙЛЕМХАНОВАНЫ туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Хезмәттәшебезнең исем-шәриф­лә­рендә “гөл” һәм “гыйлем” сүзләре бар. Алар аның асылын да билгели. Ул һәр­вакыт гөлдәй гүзәл, зәвыклы, күз карашын иркәли торган мөлаем. Хуш исле чәчәктәй, үзенә тартып тора. Кечкенәдән “китап җене” кагылган, алардан бал кортыдый гыйлем җыйган, Казанда белем эстәгән журналистның һәр язмасы җен­текле һәм нигезле була.

Без Гөлнараның килгәнен көтеп алабыз, чөнки һәрвакыт халык арасында булган, аның күңел халәтен үз йөрә­ге аша үткәргән үз хәбәр­чебездән төпле фикер, яңалык, гамьле сүз өмет итәбез. Һәм безнең өмет­ләр һәрвакыт аклана!

Кадерлебез Гөлнара! Беренче тапкыр дөньяга кышкы салкыннарда бак­кансың. Тормыш китабына: “Бу бозларны эретермен, кар таулары урынына гөлләр үсте­рермен, ыжгыр җилләргә җилкән булырмын да, дөнья гизәр­мен, газиз халкыма хезмәт итәр­мен”, — дип язып куйган­сыңдыр, шәт. Максат­ларның күбесенә ирешелгән, әмма алда яңалары көтеп тора. Үзең сандугач баласыдай кечкенә булсаң да, гамәлләрең Алыптай зур. Аларны башкаруда арма, талма, ялкынланып иҗат ит, әти-әниеңнең — сөекле баласы, иреңнең — күз нуры, өч балаңның йөрәк тибеше, якты кояшы булып яшә!

Нефтекама — Уфа юлы.
Шул да булдымы ара?!
Бер талпына, ике баса
Җилдәй оча Гөлнара.
Күңелкәе — кош оясы,
Анда яши сандугач.
Язып тормый ул мәкалә
Сенсация булмагач!
Җыр тынмасын, саекмасын,
Сайра, сайра, Сандугач!


Ихтирам белән, “Кызыл таң”чылар.
Читайте нас: