— Ирек Имамгалиевич! Кешене язмыш, тормыш сынаулары тәрбияли, чыныктыра, диләр. Шулай да, төп нигезләр гаиләдә, яшәгән, үскән мохиттә, мәктәптә салынадыр. Килешәсезме?
— Тормыш юлымда гел якты күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр генә очрады. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәне дә гади шаблон буенча түгел, башкачарак оештырырга тәкъдим итәм. Күбрәк үзем турында түгел, тормыш юлымда очраган игелекле кешеләр турында сөйләргә иде исәбем. Бик күп кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Шуңа күрә, “рәхмәт”, “рәхмәтлемен” сүзләрен кыскартмавыгызны үтенеп сорыйм. Килешәм, тәрбия гаиләдә башлана. Табигать кочагында урнашкан Чакмагыш районының Рапат авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием миңа тормыш бүләк итеп, бары тик яхшы киңәшләр биреп кенә үстерделәр. Беренче укытучым да әнием булды. Гаиләдә алты бала үстек. Лира, Рәйнә апаларым, Динис абыем һәм Зөһрә, Ирина сеңелләрем дә һәрвакыт ярдәм иттеләр. Дусларга, күршеләргә рәхмәтлемен. Шул чордагы мәктәп директоры, математика укытучысы Әнвәр Гәрәевка да чиксез рәхмәтлемен. “Ирек! Бәхетең өчен үзеңә көрәшергә туры киләчәк”, — диде. Әйтеп кенә калмады, математикадан өстәмә дәресләр дә бирде һәм беренче карашка авыр тоелган төгәл фәнгә сөю уятты. Ул биргән белемнәрнең, киңәшләрнең әле булса файдасы тия. Югары сыйныф җитәкчесе Альберт Әгъләм улы Гайнетдиновның ярдәме һәм киңәшләре күп булды.
— Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның дусларына күз сал, диләр. Мөгаен, сезнең дусларыгыз да бик күптер.
— Балачактан дусларым ышанычлы һәм ярдәмчел булды. Беркайчан да читкә типмәделәр, ким-хур итмәделәр. Күңелле чакларда да, авыр вакытларда да янымнан китмәделәр. Ерак урынга барырга булса, мотоцикл, велосипед, кайвакыт әтиләренең җигелгән атын урлап, мине дә алып баралар иде. Кыенсынып, баш тартсам: “Әгәр дә син бармасаң, чарага без дә бармыйбыз!” — дип кырт кистеләр. Аларның барына да рәхмәтлемен. Балачак дусларым, сыйныфташларым Шамил Сәетовка, Камил Латыйповка, Сәгыйть Шәйморатовка, Рәис Әбдиевка, Фәнизм Гайсинга, Валерий Спиридоновка рәхмәтем зур. Алар белән әле дә даими хәбәрләшеп, аралашып яшибез. Мәктәпне 1972 елда мактау грамотасы белән тәмамладым. Уфаның исәп-хисапны механикалаштыру техникумына укырга кердем. Укуның беренче көненнән үк якташым Рим Фәйзуллин белән таныштым. Быел сентябрьдә аралашып яшәвебезгә 45 ел тула. Аның белән математика һәм физика буенча олимпиадаларга бергә йөргән идек. Сабакташларым белән студент елларында да, аннан соң да аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшим. Дусларыма хәзер: “Сез миңа кирәк! Килегез!” — дип шалтыратсам, берсе дә баш тартмаячак. Күп еллар бер-беребезгә терәк-таяныч булып яшибез. Төрле милләттән, төрле дин тотучы дусларым белән мине рухи бердәмлек берләштерә.
— Мөгаен, техникумдагы укытучыларыгызны да хәтерлисездер?
— Остазларыбызны да юксынып искә алам. Сыйныф җитәкчебез Надежда Мостафина безгә дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итте. Техникум директоры урынбасары Александр Макаров: “Ирек! Аналитик фикерләү сәләтең көчле. Икътисадка барсаң, ялгышмассың”, — диде. Ә мин белгечлегем буенча мәгълүматны машинада эшкәртү буенча технолог идем. Остазым киңәшенә колак салдым һәм шушы казанышларга ирештем. Техникум белән бәйләнешне бүген дә өзмим.
— Хезмәт юлыгыз кайда башланды?
— “Башкортостанстат”ка 1976 елда эшкә килдем. Ул чорда “Хисаплау эшләре идарәсе” дип атала иде. Бер ел эшләгәч тә план-икътисад бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Ул чакта 21 яшем дә тулмаган иде. Читтән торып Мәскәү технология институтын тәмамладым. Беренче җитәкчем Леонид Дзяткога рәхмәтлемен. “Каты куллы булам, ярдәм итәм, кызганмыйм, кеше ясыйм”, — диде ул. Яшь егетне җитәкче итеп үрләтү өчен кыюлык кирәк булгандыр. Аның алдында баш иям. Былтыр 26 октябрьдә “Башкортостанстат”та хезмәт сала башлавыма 40 ел тулды. Шул чорда җиде җитәкче белән эшләдем. Аларның һәрберсеннән ниндидер яхшылыкка өйрәндем. Эшләгән чорда дусларым тагын да ишәйде. Коллективыма рәхмәтлемен. Аеруча Рина Даутовага, Зилә Шәйхелисламовага, Татьяна Меньшиковага. 20 елга якын бергә эшләдек. Мөгаен, мин кырыс, бәлки чамадан тыш кырыс кешедер. Ләкин мондый сыйфатым кул астында эшләүче коллегаларым белән дә, югарыдагы оешма вәкилләре белән дә эшлекле, нәтиҗәле бәйләнештә торырга комачауламый. Икейөзлелекне җаным сөйми. Ихласлыкны, ачык күңеллелекне һәм намуслылыкны яратам. Коллективтагы шартларны өйдәге мохит үзенчәлекләре белән оештырырга тырышам. Кешеләр миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырыштылар. Мин дә, көчемнән килгәнчә, кешеләргә ярдәм итәм. Телефоным көндез дә, кичен дә сүнми.
— Тормыш сынауларын уңышлы үтүегездә, эшегездә казанышларга ирешүегездә гаиләгезнең дә өлеше зурдыр?
— Тормыш иптәшем, терәгем Резеда — күрше Иске Биккенә авылы кызы. Аның белән бергә яшәвебезгә озакламый 30 ел тула. Ике якны да тигез күреп яшәдек. Ике бала тәрбияләп үстердек. Алар югары белем алып, минем һөнәрне сайладылар. Илдар улым да, Алсу кызым да икътисадчылар. Бүген олы урыннарда хезмәт салалар. Гаиләмнән, тормыш иптәшемнән, балаларымнан уңдым, дип авыз тутырып әйтә алам. Гомерем буе җитәкче булып эшләсәм дә, күңелем түрендә һәрвакыт гаиләм булды. Арытаба — эш, туганнар һәм дуслар.
— Остазларыгызны, укытучыларыгызны зурлап сөйләдегез. Мөгаен, 40 елда үзегез дә күпләргә остаз, тормышта дөрес юл күрсәтүче, киңәшче булгансыздыр?
— Шул чорда 100-110 белгечкә хезмәт чыныгуы алырга ярдәмләштем. Шулар арасында министрлыкларда, төрле оешмаларда, ведомстволарда эшләүче баш хисапчы, икътисадчылар да бар. Алар белән бүген дә аралашабыз. “Сезнең кул астында эшләгәч, бер җирдә дә авыр түгел”, – диючеләр дә бар. Ләкин мин мондый шаяру катыш сүзләрнең асылында рәхмәт сүзләре ятканын аңлыйм һәм укучыларым белән ихлас горурланам. Югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы 40тан артык студентның диплом алды җитәкчесе булдым.
— Бүген яшьләр даирәсендә эш урынын еш алыштыру гадәти күренешкә әверелде. 40 ел бер урында хезмәт салучы буларак, андыйларга нинди киңәшләрегез бар?
— Һөнәрне сатып алмыйлар. Һөнәрне кеше үз гомерендә күп дигәндә ике тапкыр сайлый. Үз һөнәреңне яратмыйча да сыйфатлы эшләргә була. Яратып эшләү һәм вазыйфаңны теләр-теләмәс башкару — икесе ике нәрсә. Бүген — белем алу өчен бюджет урыны, иртәгә эш эзлибез. Ә менә кемнәр үзләре теләгән урынга бер, ике тапкыр имтихан тапшырып укырга керә, максатына ирешә. Һөнәр сайлау — язмыш сайлауга тиң ул. Һөнәрне бер, ике ел саен алыштыру дөрес түгел. Бүген эшне түләнәсе хезмәт хакына карап сайлау дөрес түгел. Чөнки гомеребезнең байтак өлеше эштә үтә. Барысы да акчада бәяләнми. Иртән — эшкә барасыгыз, кичен — өйгә кайтасыгыз килә икән, димәк, яхшы һөнәр сайлагансыз.
— Киләчәккә нинди планнар корып яшисез?
— Кырык ел эшләсәм дә, артка борылып карарга иртәрәк. Шул ук вакытта, туктап, тормышның үткән өлешенә нәтиҗә ясау урынлыдыр. Тормышта үз алдыма куйган максатларның барына да ирештем. Яраткан гаиләм, туганнарым, ышанычлы дусларым, коллегаларым бар, киләчәктә дә җәмгыятькә мөмкин кадәр күбрәк файда китерү исәбем. Бик күп сәяхәт иттем. Ерак чит илгә чыкмасам да, БДБ илләрендә булдым. Русияне иңен-буйга гиздем. Яныңдагы якын кешеләрнең саны һавадагы йолдызлар кадәр булуы тормышның иң зур казанышларының берседер. Киләчәктә дә алар белән аралашып, шатлыклар белән уртаклашып яшәргә исәп тотам.