...Бүген Резеда иртәрәк торды. Дөресрәге – йоклап та тормады,, ахрысы. Каян йокы керсен – бүген әтисе аны Фән абыйсы белән Бөрегә алып китә! Анда укып йөри ул, авылга сирәк кайта. Бу әтигә уку җитмәде инде, башка кызларныкы кебек өйдә генә торса ни була?! Резеда аны бик сагынса да, яхшы белә – аның әтисе авылдагы бер абыйга да охшамаган, күүп белә ул, аның фикеренә олысы да кечесе дә колак сала.
...Менә нинди икән ул – Бөре дигәннәре! Зур кала! Резеданы шаккатырганы – әтисе фатирга төшкән әбекәйнең олы морҗасы. Аның тышы, авылдагы кебек, кулга ябыша торган акбурлы түгел, ә көзге кебек ялтырап тора. Күтәрмәләре дә икәү генә түгел, әллә ничә. Резеда аннан бер менә, бер төшә, икенче каттагы бүлмәгә генә керергә ярамый. Ә аңа болай да кызык, монда бернәрсә дә авылдагыга охшамаган, үзенчә мавыктыргыч.
Резеда апа балачагын һәрвакыт якты тойгылар белән искә ала. Гәрчә ачлыклары, сугыш елларындагы михнәтләре булса да. Гомумән, начарлык, кара уйга аның күңеле ябык. Элек тә, хәзер дә...
Ул гомер иткән төягеннән ерак түгел урнашкан Сәет авылында туып-үскән. Дөресрәге – аның янындагы Карл Либкнехт исемендәге коммунада. Ул 1927 елда төзелгән. Авылның алдынгы карашлы берничә гаиләсе аерылып чыгып, кайчандыр немец бояры арендага алган җирләрендә төзегән сарайга килеп урнаша. Коммуна булгач, барысы да уртак инде – әниләр күмәк хуҗалык алып бара, барысына да җитәрлек итеп аш әзерли, әтиләр белән бергә күмәкләшеп, уртак басуларга эшкә йөри. Балалар да бер гаилә булып үсә. Биш ел шулай көн күрә халык. Соңрак аерым йортлар салып чыга.
Резеданың әти-әнисе Карл Либкхенхт исемендәге колхозда хезмәт сала: Мәһәди абый – җитәкчелектә, Бибинур апа сыер сава. 1939 елның май аенда аның сурәтен, алдынгы савучы буларак, “Кызыл таң” гәзитенә төшерәләр. Кулында 4 айлык кызы Оля була.
Гаиләдә дүрт бала үсә. Резеда апа белән бераз таныша башладык инде, калганнарга да игътибар бүлик. Абыйсы Фән 17 яше тулган көнне фронтка алына, Бөек Ватан сугышы кырларында башын сала. Сеңлесе Лиза 30 елдан артык Карача-Елга авылында шәфкать туташы булып эшли. Алай гына түгел, күпләргә кендек әбисе дә ул, хатыннар өйдә бәбили торган заманнарда алар өчен изге фәрештә дә. Янә бер сеңлесе Оля да шушы авылда төпләнә, мәктәптә география укыта. Кече кызын тапкан көнне булган фаҗигадә ире үлеп, тол калган яшь хатын апаларына сыена. Әтиләре – Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны Мәһәди ага да, әниләре Бибинур апа да кызлары янында яшәп дөнья куя. Шундый бер йодрык кебек укмашкан, бер- берсе өчен җаны фида гаилә инде бу. Резеда Мәһәди кызы башта – Сәеттә, аннары Мәскәү авылында Крестьян яшьләре мәктәбендә, Кушнаренкондагы авыл хуҗалыгы техникумында, Уфадагы укытучылар институтында белем ала. Кыскасы, укый, укый, укый да, соңыннан гомере буе укыта. Шуның 35 елы – мәктәптә. Калган елларда да ул укытучы булудан туктамый, аңа һәркем киңәшкә килә, фәһем ала. Ирләр аның янында тәмәкесен яшерә, хатыннар телен тыя, һәркем аңа “апа” дип дәшә. “Укытучы әрчелмәгән бәрәңге ашыймы икән?” дигән фильмның дәвамы инде бу. Кызганычка каршы, хәзерге тормышта аның яңа серияләре сирәгәя бара.
– Укытучының абруе үзеннән генә тора, моны бернинди чорлар алмашынуына да бәйләргә ярамый, – ди Резеда апа. – Мин Карача-Елга мәктәбенә эшеә 1947 елда килдем. Авыл тулы ятим бала, тол хатыннар, ачлык, ялангачлык. Кышларын мәктәптә кара туңа. Ә укучыларыбызның гәзит читенә язгандагы каллиграфияне күрсәгез сез! Күпләре ялгыз ана тәрбиясендә. Алары да көне-төне колхоз эшендә. Ник шунда тәртип бозып эләккән бер бала булсын! Әллә үзебез катырак булдыкмы икән? Яше җитмичә кичтән урамда йөрүләр, клубка чыгуларга кискен каршы тордык бит, барыбыз бер йодрык булдык. Укытучылар коллективындагы бердәмлек тә безнең абруй сагында торгандыр.
Кичке укулар да бар. Анда инде күбрәк гаиләле, ир корына кергән укучылар йөри. Хәтердә, бер тапкыр берсе уку калдырды. “Кая Фәрит?”, – дип сорыйм. “Аның бүген кызы туды, апа”, – диләр. Ярый, шулай булса гына...
Резеда апаны Карача-Елгада гомерлек яры да көтеп тора. Әллә ул анымы? Кыскасы, бер көнне авылга солдат кайтып төшә. Җидееллык хезмәтен бүлеп, кыска ялга кайткан Кәнзи укытучы кызга беренче күрүендә үк текәлеп карап тора да: “Завтра пойдете на работу из нашего дома!” дип әйтеп сала. Кыз аңа эре генә “Я не такая!” ди дә кырт борылып китеп тә бара. Егет аптырап кала, чөнки мондый контрһөҗүмгә очраганы булмый аның. “И, балакаем, 18 көнгә кайткан солдатка кем ышанып язмышын бәйләсен, акылыңа кил!” – ди аңа 5 малай үстергән әнисе Галимә апа. Егет яңадан хезмәткә китә.
Арада хатлар йөри башлый. Анда авыл яңалыклары, уртак тормыш турында якты хыяллар, уйланулар... Баксаң, егет күпне белә, аның белән аралашу үтә кызыклы икән! Резеда Кәнзигә тиз өйләнмәскә, башта укып, белем алырга киңәш итә. Ә анысы: “Сиңа өйләнгәннең икенче көнендә үк укуга китәчәкмен!” дип вәгъдә бирә.
Һәм шулай итә дә – 27нче декабрьдә туйлары була, ә 1 гыйнварда кияү балакай бухгалтерлар курсына укырга китә. Бик зиһенле, туры сүзле, уңган, чая була ул. Караидел районыннан сал төшереп, авылда булмаган олы йорт сала. Япон сугышында яраланып кайткан яугирнең гомере генә кыска була – ул Резедасын, берсеннән-берсе кече өч кызы белән тол калдырып, бакыйлыкка күчә. Соңгы сүзе – “Балаларны ким-хур итмә!”
Аның васыятенә дә, үзенә дә тугры була хатыны. Мәктәптә завуч, эш аты булуына карамастан, гаиләсенә дә вакыт таба, игелекле, матур табигатьле балалар үстерә. Кызы Римма әнисе юлын сайлый – туган мәктәбендә физика-математика укыта, завуч була. Сүз уңаеннан шунысын да әйтми булмый: Римма Кәнзи кызы – авыл, мәктәп тарихында якты эз калдырган, укучылары өчен бик кадерле, үз, сөекле шәхес. Кызганычка каршы, аның гомере кыска була. Әтисе холкын дәвам итеп алган кызы вафат булгач, янә бер үлеп терелә Резеда апа...
Яшәү көче нык булганлыктан, тугызынчы дистәнең тавына менгәндә дә теремек ул. Авыл халкына дистәләгән бүрек, күлмәк теккән куллары бүген дә энә, җептән арынмый, өстәленнән үзе пешергән сый-нигъмәтләр өзелми. Укучылары, авыл халкы ул яшәгән йорт сукмагына тузан төшерми, бүген дә халык белән бер сулышта яши Резеда апа.
Бервакыт мин аны укучысы Таһир Сәетовның иҗат кичәсендә очраттым. Ул килендәше, авылга бер түгел, ике мәктәп салдырган атаклы директор Тутыя апа Шәйдуллина белән килгән иде. Күптән мондый ялкынлы, хисле, төпле, дәлилле чыгышлар тыңлаганым юк иде. Ә бит апаларга 90 яшь!
Нинди затлы, зыялы буын китеп бара бездән. Аларның гомер чаптарын туктатасы, тагын-тагын очрашып сөйләшәсе, күңел яктылыгын бәгырьләргә ягасы, алар дәрәҗәсенә бераз гына якынлашу җаен табасы иде.