+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2017, 02:00

Пәйгамбәрләрдин калган

(Халык табибы Флария Терегулова киңәшләре).Тамчыларның дәртле җыры язны уята! Ә яз – ул елның яшьлеге. Ярсу ташкыннары, кояшлы иртәдә шартлап ярылачак, сафлыгыннан җан эрерлек чәчәк булачак бөреләре белән, үзе бер гомердәй елгага башлангыч ул – Яз! Үкенечсез булсын иде яшьлек, маяк булырдай өлкәннәр тәҗрибәсе сакласын иде аны. Бүгенге сәхифәдә без аның гүзәл үрнәкләрен күрсәтергә тырыштык. Кабул итегез! Бәйрәм белән безне, кызлар!

Кеше туганда 9 сандык ачыла.

1нче сандык – әти-нидән күчкән энергия, ул аларның моңа кадәр ничек яшәвенә бәйле. Әти-әнисе иманлы, укымышлы, тәртипле булса, балага да яхшы энергия бирелә Арыш чәчеп, бодай үсми, диюләре хак.

2нче сандык – кешенең кеше белән аралашуы, тирә-як мохит белән бәйләнеше. Берәүләр кеше белән аралашмый яши, икенчеләр бар булганын уртаклашып, дуслары белән матур итеп дөнья көтә. Бу сандыкка аң да, зирәклек тә, кешелек сыйфатлары да керә. Зирәклек булмаса, дөнья белән аралашып булмый.

3нче сандык. Адәм баласының туган көнендә, яшәгән гомерендә “өч”ле саннары булса, аның һәр башкарган эшен, кылган гамәлен Ходай Тәгалә күзәтү астында тота. Андыйларга урлашырга, алдашырга, кеше хакында гайбәт сөйләргә ярамый. Алдансаң да, отылсаң да кешене гафу итәргә кирәк. Күңелдә ачу саклау үзеңә авырлык китерә.

4нче сандык – бу өч сандыкның нәтиҗәсе – сәламәтлек сандыгы. Аны ике яклап та бабаларыбыздан кан аша күчкән дип әйтергә дә була. Сәламәт­легебез җиденче буынга кадәр нәселебез нинди тормыш алып баруына турыдан-туры бәйле. Начар яшәгән булса, аның авырлыгы балаларга кала. Яхшылык, изгелек эшләү сихәткә илтә.

5нче сандык – мәхәб­бәт сандыгы. Ул барча кешегә дә ачылмый. Ә инде үзең өчен яратылган кешене очратсаң, арада очкын кабына. Әмма хыянәт, сүзгә килүләр аны сүндерә. Гөлгә су сипмәсәң, ул үсми. Шуның кебек, мәхәббәткә яктылык биреп торырга кирәк. Хисләрнең гомере кыска. Шуңа да аларны озаграк саклау өчен яхшы караш, игътибар, назлы сүзләр кирәк. Тирә-юньгә, табигатькә, гомумән, дөньяга булган мәхәббәткә дә сакчыл карашта бул, кешем!

6нчы сандык – сизем­ләү, алдан тою энергетикасы. Ул, шулай ук, бөтен кешегә дә бирелми.

7нче сандык – яхшы һәм начар гамәлләребезне бизмәнгә салып, язып баручы фәрештә сандыгы ул. Балага азан әйтеп исем кушкач, фәрештәләр килә. Сул яктагылары начар гамәлләрне яза. Аласылар, бирәселәр, начар сүз, яманлык – барысы да сулга тарта. Хатын-кыз өчен иң зур гөнаһларның берсе – гаиләле ирне аздыру. Аның авырлыгы буыннан-буынга күчә. Никахлы гаилә корыгыз, яхшылык эшләргә ашыгыгыз.

Начар уйдан арынма­саң, ахыры аянычлы тә­мам­лана. Кешене рәнҗет­сәгез, 6 сәгать эчендә ихлас күңелдән тәүбә итәргә ки­рәк. Кемдер алдында гө­наһ­ларыңны ул гына гафу итә ала, ә шәригать канунын бозуыңны кичерер өчен Аллаһтан гафу сора. Әгәр корбан чалдырсагыз, җиде буынга кадәр мәр­хүмнәрнең гөнаһлары кимер.

8нче сандык – Ходай Тәгаләнең җиде буынга кадәр биргән авырлык сандыгы. Кешене рәнҗетү, җәбер-золым өчен җавап­лы­лык җиде буынга кадәр килә. Аның авырлыгын киметү өчен иман белән яшәргә, шәригать кушканнарны үтәргә тиешбез. Туган көн датасында “8” саны булганнарга нәселдә булган авырлыкларны күтә­рер­гә, сынаулар аша үтәргә туры килә.

9нчы сандык – яшәеш, үсеш сандыгы. Кеше үзен мотлак үстерергә, камил­ләш­терергә, сәләтен тормышта кулланырга тиеш. Начарлыкны яхшылык бе­лән җиңәргә өйрәнегез.

* * *

Болар барысы да – пәйгамбәрләрдән калган кануннар, алар гасырлар буена сыналган һәм шик тудырмый.
Читайте нас: