+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2017, 02:00

Чын эшлекле ханым ул!

Хатын-кызлар хәзер зур фирма, оешма, министрлыклар, хәтта дәүләт белән җитәкчелек итә. Эшлекле ханымнар һәрвакыт күз явын алырлык киенә. Алар үз-үзенә ышанган, җирдә нык басып тора. Алар уңышка ирешүнең серен белә...

Галимнәр фикеренчә, эшлекле ханымның җыелма образы якынча шундый: акыллы, белемле, куйган максатына ирешүче. Мондый хатын-кыз эшне үз-үзен раслау чарасы буларак кабул итә.

Беркемгә дә сер түгел, малтабарлык дөньясы бүген ирләр кулында. Хатын-кызларга ир-егетләр арасында югалып калмас, үз урынын табу, уңышка ирешү өчен ирләрнеке кебек холык һәм сыйфатлар булу шарт. Илеш районының Шәммәт авылында туып-үскән Дәнисә Шәрәфетдинова — нәкъ шундый сыйфатларга ия гүзәл ханым.

— Малтабарлык — бик катлаулы, күпкырлы өлкә, — ди ул. — Эшкуарлык сыйфаты барлык кешегә дә бирелмәгән. Әлеге өлкәгә кереп китәргә кирәкме? Беренче карашка, бу бит бер дә хатын-кыз эше түгел. Әмма социаль хезмәтләндерү, гомум туклану тармакларында бездән башка мөмкин түгел. Әгәр ниятең изге булса, үз эшеңә курыкмыйча тотынырга мөмкин. Тагын шунысын да ассызыклыйсым килә: биредә шәхси эш ачу теләге генә җитми. Хатын-кыз күңеленә хуш килгән эшен гаилә тормышын кайгырту, балалар тәрбияләү, хуҗалык эшләрен алып бару белән дә бәйләп алып барырга бурычлы. Шулай ук ирең дә синең бик эшлекле ханым булып китүеңә каршы булмаска тиеш.

Дәнисә, Аккүз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкортстан кооператив техникумында укый, Мәскәү кооператив институтын уңышлы тәмамлый. Илеш райпосында товаровед булып эшли. Хезмәттәшләре аны эшне күңел биреп, җиренә җиткереп башкаручы белгеч итеп хәтерли. Заман җилләре зур үзгәрешләр алып килгәч, алар ире Наил Кашапов белән үз эшләрен булдыра. Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсез калмый: Мәскәү — Казан — Уфа федераль трассасы буенда, Башкортстанның көнбатыш капкасы — Илеш җирендә юлчыларга төрле хезмәт күрсәтелә торган комплекс үсеп чыга. Биредә туклану, кунып чыгу, автомашиналарны төзәтү мөмкинлеге, башка уңайлыклар тудырылган. Бу күркәм комплексны чын мәгънәсендә, районның юл сервисындагы визит карточкасы дип тә атарга мөмкиндер.

— Эшкә намуслы мөнәсәбәт әткәй-әнкәйдән киләдер, — ди Дәнисә Хисаметдин кызы. – Алар безне кешеләргә игътибарлы булырга, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтте, боларның һәммәсе өчен зур рәхмәт аларга!
Әлеге малтабарлар гаиләсендә тырыш ул һәм кыз үсә. Алар да әти-әниләренең эшен лаеклы дәвам итәр, йөзләренә кызыллык китермәс.
Читайте нас: