+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель 2017, 02:00

Спорт белән спирт янәшә тормасын!

Эчкечелек — бернинди дарулар, им-томнар, югары технологияләр белән дә дәваланмый торган катлаулы авыру. Ул бик күп гомерләрне кыя, язмышларны челпәрәмә китерә, балаларны ятим итә һәм гаиләләрне тарката. Көлке көне уңаеннан бу үлемсез чиргә юмор күзлеге аша карарга булдык. “Исереккә диңгез тубыктан” дигән мәкаль юктан гына тумаган. Чама белмәүчеләр төрле маҗараларга тарый, ни кыланганын аңламый. Эчкечеләр турында бик күп мәзәкләр сөйләнә. Яңа ел алдыннан бездә һәр елны эчеп, төрле хәлләргә юлыгучылар турында үзәк телевидение­дән кинолар күрсәтелә. Аларны һәркем белгәнгә, кабатлап тормыйбыз. Спирт бездә спорт белән янәшә тора. Әйтик, футбол, хоккей матчларында бертуктаусыз аракы, сыра рекламалана. Шулай да, бервакытта да эчкечелекнең коточкыч бәла икәнлеген онытырга ярамый. Без тәкъдим иткән сурәтләрдән дә гыйбрәт алырсыз дип ышанабыз.“Кызыл таң”ның көлке лабораториясе.

Читайте нас: