+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 апрель 2017, 17:38

Янә \"чәйнекләр\" өчен яңа кагыйдәләр турында

Алдагы көннәрдә без Русия Хөкүмәтенең 333нче карары буенча юл йөрү кагыйдәләренә беркадәр үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр иткән идек инде. Болар торак пунктлар аша үтмәүче юлларда мотоцикллар өчен максималь рөхсәт ителгән тизлек һәм машина йөртү стажы ике елга кадәр булган водительләр өчен берничә чикләүдән тора.

Хәзер яңа гына таныклык алган шоферлар башка механик транспорт чарасын буксирга ала алмый. Шулай ук ике ел стажы булмаганнар мопед һәм мотоциклга пассажирлар утыртырга тиеш түгел.
Моннан тыш, машина тәрәзәсенә ябыштырыла торган өндәү, “балалар”, “чукрак йөртүче” кебек билгесе булмаса, руль артына утыру тыела. Әлеге билгеләрне урнаштырмыйча гына машинада хәрәкәт иткән өчен, Русия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, кисәтү яисә 500 сум күләмендә штраф каралган.
Яңалыклар тәҗрибәсез машина йөртүчеләр арасында юл һәлакәтләрен кисәтү өчен кертелгән. Русия Хөкүмәтенең 23 мартта кабул ителгән 326 санлы карары нигезендә, имтихан үткәрү, “права” алу тәртибе дә үзгәрә. Хәзер йөртү таныклыгы югалса, урласалар яисә алмаштырырга кирәк булса, документларны күпфункцияле үзәкләргә дә тапшырып була. Шулай ук, алмаштырудан тыш, күпфункцияле үзәкләрдән “права”ны барып алырга да мөмкин булачак.
Читайте нас: