+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 апрель 2017, 14:27

Бал кортлары нигә кырыла?

Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Бу хакта республиканың Умартачылык продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр ассоциациясе вице-президенты Сергей Мөлеков белдергән.

Әлегә 26 районда яшәүче 160 умартачы буенча мәгълүмат бар. Бал кортларының 80-90 проценты үлгән. Шундый ук хәл Алтайда, Ырынбур һәм Самара өлкәләрендә һәм Адыгеядә күзәтелә.
Бал кортлары күпләп үлүенең сәбәбе — билгесез вирус инфекциясе. Үлгән кортлар тикшерү өчен Томск, Мәскәү, шулай ук Германия һәм Франция лабораторияләренә җибәреләчәк. Өч ел элек шундый хәл Ставрополь краенда булган иде. Ул чакта инфекция чыганагы табып, Европа препаратлары ярдәмендә кортларны дәвалый алганнар иде.
Без "баллы республика" дигән даныбызны саклыйсыбыз килсә, бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итү таләп ителә.
Читайте нас: