+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 апрель 2017, 02:00

“Сөйләүче” китап

Марсель Сәлимовның әсәрләре сукырлар өчен тәгаенләнгән форматта да чыга.Халыкара көлке көне алдыннан Уфада социаль тәҗрибәләр фестивале кысаларында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен язучы-сатирик, журналист, “Русиянең Алтын каурые” премиясе лауреаты, Русия Журналистлар берлегенең Федератив советы әгъзасы Марсель Сәлимовның “Президент мәчесе” китабының презентациясе үтте. Мәскәүдә “Парламент сериясе”ндә чыккан китап авторның үзе тарафыннан республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсендә тавыш яздыру студиясендә эшләнгән һәм “Алтын тавышлар” сериясендә дөнья күргән.

— Марсель Сәлимовның “сөйләүче” китапларын укучыларыбыз бик ярата, — ди китапханә директоры вазыйфаларын башкаручы Ирина Күчәрбаева. — 1996 елдан башлап аның әсәр­ләре бездә сукырлар өчен тәгаенләнгән форматларда чыга.
Китап презентациясендә катнашучыларга автор үзе­нең иҗат юлы, сәфәр­ләре хакында сөйләде, урыс, татар, башкорт телләрендә шигырьләрен һәм юморескаларын укып ишеттерде.
Билгеле булуынча, Марсель Сәлимов — Русиядәге әйдәүче сатирикларның берсе, төрле телләрдә чыккан кырыкка якын китап авторы, 30 ел “Һәнәк” журналын җитәкләде.
Быел билгеле сатирик һөнәри бәйрәмен популяр җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән бер сәхнәдә, Уфаның Яшьләр сараенда үткәрде.
Читайте нас: