+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 апрель 2017, 15:18

Борыннарга керә шашлык исе!

Көннәр җылына башлау белән кыш буе таш диварлар арасында яшәгән халык табигатькә тартыла.


Иң мөһиме – борыннарга шашлык исе керә башлады! Кайбер түземсез уфалылар йортлары тирәсендә, хәтта балконнарында да ит кыздыра башлады. Мәсәлән, шушы көннәрдә Уфанаң Аврора урамындагы баскетбол мәйданында өч үсмер шашлык кыздырган. Аларга тәрәзәләрдән һәм балконнардан күпләр кызыгып, авызларыннан селәгәйләрен агызып карап торган. Башкалар да аларның үрнәгенә иярә башламасын, дип, республиканың Янгынга каршы хәвефсезлек хезмәте уфалыларга күмердә азык әзерләгәндә саклык кагыйдәләрен үтәргә, бу "ашказаны бәйрәме" ритуалын махсус урыннарда гына үтәргә чакырды.
Читайте нас: