Дүртөйле — бик күп шәхесләр, талантлар биргән төбәк. Алар, һичшиксез, район халкына маяк булып тора. Шунысы куанычлы, районда төрле өлкәдә тырышып хезмәт салучы берсеннән-берсе уңган яшь гаиләләр бихисап. Биш ел дуслашып йөргәннән соң ике ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгән Ләйлә һәм Рамил Шәйхәйдәровлар — шуларның берсе. Икесе дә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында белем алганнар. Ләйлә һөнәре буенча – филолог, башкалада “Налог-Сервис” предприятиесендә белгеч булып эшләгән, әле декрет ялында, 10 айлык уллары Русланны тәрбиялиләр. Рамил физика-математика факультетында укыганда Америка-
да стажировка үткән,
инглиз телен тирәнтен өйрәнгән, белемен камилләштергән, балалар лагеренда эшләгән. Югары уку йортын тәмамлагач, туган ягына кайтып, дүрт ел Иске Яндыз урта мәктәбендә математика, информатика укыткан. Соңгы өч елда район мәгариф идарәсендә методист булып эшли. Район мәгариф учреждениеләренә, аларда эшләүче хезмәткәрләргә компьютер буенча методик ярдәм күрсәтә. Компьютерны биш бармагы кебек белүче, ачык йөзле, шат күңелле Рамил Фаил улы һәркем белән уртак тел табып эш итә, бу өлкәдә мәгариф хезмәткәрләренең мәнфәгатен кайгырта.
— Гомер бүләк иткән газиз кешеләремнең яхшы тәрбиясенә чиксез рәхмәт-лемен. Әтием Фаил Миңдәүләт улы — алдынгы ташчы. Аның куллары белән шәһәребездә күпсанлы йортлар һәм башка объектлар төзелде, эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, әнием Гүзәлия Әвкать кызы “Росгосстрах” предприятиесендә баш хисапчы булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Альбина сеңлем Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлады, Уфада ире Виталий белән уллары Вадимны тәрбиялиләр.
Төрле кул эшләренә оста, бакча эшләрен үз итүче Рамил Шәйхәйдәров әтисе белән Дүртөйле шәһәренең үзәгендә мәһабәт йорт, мунча салганнар. Ихаталарында ел саен күпләп тавык, цесарка чебиләре, үрдәк бәбкәләре үстереп сату, йорт куяннары үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Якташлары әйтүенчә, бер йортта иңгә-иң терәшеп яшәүче аталы-уллы Шәйхәйдәровлар һәр елны корбан чалалар, төбәктә яшәүче мохтаҗларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, Иске Баеш авылындагы Картлар һәм Балалар йортларына матди ярдәм күрсәтәләр.
— Бер-береңне ихтирам итеп, ярты сүздән аңлап яшәсәң, тормыш көтү күпкә җиңел. Гаиләбезнең күрке татулык, ә татулыгыбызның нигезе – бердәмлек. Улыбыз Руслан үсеп килә. Киләчәктә йортыбыз тагы да сабыйларыбызның шат авазларына күмелер, дип ышанабыз, — диде хушлашканда Дүртөйленең уңган да, булдыклы да яшь гаиләсе Шәйхәйдәровлар. — “Кызыл таң” гәзите аша әти-әниләребезгә, барлык туганнарыбызга, мәктәптә, университетта төпле, ныклы белем биргән укытучыларыбызга, сыйныф җитәкчеләребезгә рәхмәтләребезне, сәламнәребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар телисе килә.