-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2017, 02:00

Гүзәл зат, алиһә, йолдыз, эш аты...

Ат буласы килми генә бит! Их, алиһә генә буласы, һич югында йолдыз... Әмма тормыш абзаң моңа риза түгел.

Русиянең “Җәмәгатьчелек фикере” фонды тикшеренүләре күрсә­түен­чә, илдәге халыкның яртысы хатын-кызга яшәү авыррак дип исәпли. Ир-атлардан аермалы буларак, алар өй эшләрен башкарырга, балалар тәрбия­ләргә бурычлы, гаилә өчен җаваплы­лык, өлкән буынга илтифат итү дә алар өстен­дә. Галимнәр фикеренчә, әлеге гамәлләрне башкару вакытын бергә кушсаң, 23 ел килеп чыга! Ир-атларныкын санаучы юкмы, әллә мондый “юк-бар” белән алар шөгыль-ләнеп тә тормыймы...
Ленин бабай заманындагы “Ашнакчы да ил белән идарә итәргә хокуклы” шигаре тормышка ашалмыйча калды шул, ил корабы — ирләр кулында. Ә кемнең кулында, шуның — авызында.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец белдерүенчә, 2015 елда илдә хатын-кызларның уртача хезмәт хакы ирләрнекенең 73 процентын тәшкил иткән. югыйсә, хатын-кызларның эшкә мөнәсәбәте күпкә җитдирәк булуы да шик тудырмый, әмма аларның хезмәт хакы чагыштырмача түбән булып кала бирә. Ни өчен?
Әлбәттә, шахтага төшү, ерак рейсларга йөк машиналары йөртү, я булмаса, диңгез корабларында капитан булу — хатын-кызлар эше түгел. Ә төзелеш? Нигә анда хатын-кызлар фәкать бертөрле эшне генә башкарырга тиеш. Гадәттә, ул ирләрнекеннән һич җиңел түгел, ә түләү системасы бөтенләй башкача. Ник хатын-кыз прораб була алмый? Булган очракта да, аның хезмәт хакын, төрле сәбәпләргә сылтанып, барыбер кисәчәкләр...
Эш бирүче ир-атларны өстен куя. Алар килсә — озакка, кияүгә чыгып китми, бала тапмый, кечкенә баласы белән “больничный” алмый. Хатын-кыз инде күптән кияүдә булып, балалары үскән булса да, ул шөбһәләнә — ә аерылып, яңадан кияүгә китсә, янә бала тапса?
Хатын-кызны көчсез зат, диләр. Имеш, алар авыр күтәрә алмый, тиз арый, еш чирли. Тик, нигәдер, алар ирләрдән күбрәк яши, көчле затлар аларга караганда иртәрәк картая, күзләре күрми, колаклары ишетми башлый. Бу һәрвакыт шулай булган. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, безнең эрага кадәр 300нче елда да хатын-кызлар ир­ләр­дән 5 елга озаграк яшәгән.
Русия Хезмәт кодексына ярашлы, эш бирүче кадрлар сайлап алуны үзе хәл итә. Башкача әйткәндә, хатын-кызлар белән ир-атларга төрле караш булдырса да, закон бозмый. Әмма бу мәсьәләдә дә дәүләт дәрә­җәсендәге үзгәреш­ләр булырга тора. Әлеге вакытта Русия Хөкүмәте хатын-кызлар мәнфә­гатендә дәүләт стратегиясе әзерли.
Әлеге стратегия кабул ителгәнче үк, бу юнәлештә уңай үзгәрешләр төсмерләнә. Әйтик, агач эшкәртү өлкәсендә җитәкчелек иткән хатын-кызлар ир-атларга тәгаенлән­гән хезмәт хакының 118 процентын ала. СанПиН таләпләре буенча, авырлы хатыннар эшләгән бина якты булырга, бала имезүче ана өчен махсус кушетка, өстәл, урындык, җылы бәдрәф булырга, салкын һәм кайнар су агып торырга тиеш. Камытны салырга иртәрәк булса да, эшлияләр иркенрәк булырга тора түгелме?
Читайте нас