+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Төрлесеннән
26 апрель 2017, 21:00

Яшьлегемне сагынам

Дүрт яшьлек чагымда әти безне ташлап чыгып киткәч, мин сырхау әниебезне караган һәм өч баласын ялгызы тәрбияләгән апам кулында үстем.

Сугыш чыкканда миңа 14-15 яшьләр иде. Авылдан ирләр китеп беткәч, бөтен эш безгә калды.
Хәтерлим, берзаман өскә кияргә бер күлмәк тә калмады — барысы да эштә тузып, теткәләнеп бетте. Агач кисәргә җибәрделәр. Анда чабаталарыбыз да тузды. Тузмаслыкмыни — ике көн, ике төн бардык, эшли башлагач, яшәгән фатирга 5 чакрым җәяү кайтырга кирәк... Хуҗа кеше аларны ямарга булды һәм безгә агач алып кайтырга кушты. Берне түгел, унны алып кайттык. Тик аларның берсе генә юкә булып чыкты. Утырып еладык.
Кушнаренкога орлыкка йөрибез. Әлеге дә баягы — шул чабата хәле. Ул башта юешләнә, соңыннан шытырдап туңа. Елгаларның тулышкан мәле. Бер көнне суга баттык. Күк­рәктән су ерып, көч-хәл белән килеп чыктык, әмма бәләкәй чанадагы орлыкны саклап калдык.
Авыр чаклар күп булды, әмма үзәкнең шартлап өзелгән чагы болай истә калган. Беркөнне бригадир абзый: “Иртәгә сыерыңны көтүгә ку­мыйсың — аның белән җир тырматырга барасың!” — диде. Бардым. Минем белән янәшә торып тырматучы апаның сыеры тыныч, ә минеке дулап тора. Иң куркынычы шул, ул дулап, тырмага кадалса, өйдәгеләр ач кала. Аны ничек тә тынычландырырга тырышам. Ә ул ачлыкка түзәлми. Тырмалаган басудагы кара җирне ашатып булмый бит инде, үземнең ике кыерчык икмәгем бар да соң...
Кояш баегач, сыер белән икәү өйгә кайтабыз. 70 яшьлек сырхау әни, апам һәм аның өч баласы сөт көтеп зарыккан. Әмма көне буе тузаннан башка тамагына берни алмаган сыерның кайдан сөте булсын ди?!
Соңрак көндез көлтә бәйлибез, төннәрен эскерт куябыз, бишәр көн өйгә кайткан юк. Ашаганыбыз — куырылган арыш. Ил белән күтәрдек ул михнәтләрне, җиңүне якынайту хакына барысына да түздек.
Сугыштан соң Шәйхаттарым белән гаилә кордык. Ике генә ел яшәп калдык — 1947 елда ул фа­җигале рәвештә һәлак булды. Егерме яшемдә, бер яшьлек баламны кочып, янә апам янына сыендым.
Фермага эшкә төштем, апам баламны карады. Ул алты яшьләргә җиткәч, тормыш юлларыбыз авылдашым Флүр белән кисеште.
Аның хатыны Хәмидә, биш баласын калдырып, кинәт үлеп китте. Авыл тулы ялгыз хатын булуына карамастан, Флүр миңа яучы җи­бәрде. Ризалашмадым. Баламны чит тупсада йөртәсем килмәде. Шунда апам: “Әгәр Флүргә кияүгә чыгып, аның балаларын үстерешүдән баш тартсаң, гомер буена игелек күр­мәячәксең!” дип битәрли башлады. Ә мин ул балаларга кияүгә чыкмыйча да ярдәм итәргә булдым.
Бер көнне яңа пешкән икмәк кыстырып, апам белән шул балалар янына киттек. Барсак, өй тулы чирле бала, барысына да грипп йоккан. Аларның зурысына 11, калганнарына 9,7,3 яшь, бишектә янә бер яшьлек сабый да бар. Өстәлдә — ике телем каткан икмәк.
Соңрак алар янына берүзем дә баргалаштырдым. Бер баруымда балаларны ашаттым, йорт-җирне тазарттым, 11 яшьлек кызы белән күлгә барып керләр юып кайттык. Инде идәнне янә бер сөртеп алыйм дисәм, колагыма бер таныш тавыш ишетелде. Борылып карасам — үземнең улым! “Әннәкәем, мин сине таптым!” — дип муеныма килеп сарылды. Каушавымнан идән юа торган сулы чиләккә утырдым. “Бар, кайт, балам, мин хәзер кайтып җитәрмен!” димен. “Юк, әннә, мин синсез кайтмыйм!” дип чат ябышкан, сабыем. Шунда гына мин һәр балага әни кирәклеген аңладым. Балалар хакына монда калырга булдым. Ияләшмәсәм кайтып китәрмен дип йөри торгач, монда ничек береккә­немне сизми дә калдым. Улым да ишле гаиләгә күнекте, уртак балаларыбыз Гүзәл белән Альберт туды. Шулай итеп төрле-төрле 8 бала анасы булдым, аларның һәрберсен өзелеп яратканга күрә, үзләре дә мине бик ихтирам итә, Аллаһка шөкер.
Ирем белән 30 ел яшәдек, хәзер инде аның бакыйлыкка күчүенә дә 30 ел булды. Хәзер улым-киленем хөрмәтендә яшим. Бигрәк уңдым киленнән — торуыма комганымда җылы су, өстәлемдә кайнар аш. Йө­рәк­не ярганы шул, үз гомеремдә ике тапкыр тол калдым, ике улым, бер кызым, киявемне җир куенына салдым. Беркемгә дә мондый кайгы килмәсен!
Йөрәк яраларымны изге Коръән һәм шигырьләрем дәвалый.

Әллә картаюым җитте —
Адым саен абынам.
Сыер җигеп җир тырматкан
Яшьлегемне сагынам.


Фәнидә СӘЕТОВА язып алды.
Иске Гомәр авылы.
Читайте нас