Төрлесеннән
10 Мая 2017, 11:34

Сатып алмасагыз, газны өзәбез!

"Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе республика халкын ялган тәкъдимнәрдән сак булырга чакыра. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, идарәгә берничә тапкыр “Стопгаз” детекторын мәҗбүриләп сатып алдырулары турында шикаять килгән.

Сатучылар, үзләрен газ хезмәтеннән дип таныштырып, товарны сатып алуны таләп итә икән. Янәсе, приборның булуы закон белән каралган һәм аны алмаган очракта, газны өзү, зур күләмдә штраф салу белән куркыталар икән. Пенсионерларга җиһазны ташламалы бәядән — 4900 сумнан тәкъдим итәләр.

Чынында исә, аны кую мәҗбүри түгел, өй хуҗасы үз теләге белән урнаштыра ала.
"Роспотребнадзор" билгеләвенчә, "Стопгаз" газ җиһазлары төренә керми. Әлеге мобиль прибор хәвефсезлек максатыннан көнкүрештә кулланыла. "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе мондый товарны сатып алыр алдыннан ныклап уйларга, мошенниклардан сак булырга чакыра .
Читайте нас