+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Төрлесеннән
10 Май 2017, 21:00

Барысы да үзеңнән тора!

Уфада Көньяк Африкадан килгән 15 яшьлек язучы Меган Вернер очрашулар үткәрде.Гади генә унбиш яшьлек кыз ул. Баштанаяк күздән кичердем. Гади генә кроссовкилар, гап-гади джинсы чалбар, күзгә бик ташланып бармаучы кофта. Битендә тамчы да косметика юк, чәчен берни дә эшләтмичә, таратып кына салган. Кемнеңдер текәлеп каравын сизепме, минем якка борылып, елмаеп җибәрде. Баксаң, ул бик чибәр икән!

Менә кыз сөйли башлады. Залда тынлык урнашты. Чи­бәр генә түгел, искиткеч кыю, үз-үзенә ышанучы һәм ораторлык сәләтенә дә ия икән бу кыз! Үзе кебек 14-15 яшьлек үсмерләрне, безнең татар, башкорт, урыс балаларын, Көньяк Африкадан килгән 15 яшьлек язучы Меган Вернер беренче минуттан ук әсир итте дә куйды. Меган аларны “Барысы да үзеңнән тора” китабы белән генә таныштырып калмады, үз тормышында булган төрле хәл­ләр хакында да сөйләде, андый вакытларда ничек югалып калмас өчен киңәшләр дә бирде, уеннар да уйнатты, үз якларындагы җыр-биюләрне дә өйрәтте. Безнең балалар да югалып калмады, җырлады-биеде, күпләре Меган белән хәтта инглиз телендә аралашты, сораулар бирде. Ирексез­дән, “Их, без­нең милләт балаларына да шулай үз талантларын дөнья буйлап күр­сәтеп, без­нең якларның барлыгын белдереп йөрергә язсын иде!” дип уйлап куйдым.
“Барысы да үзеңнән тора” (“Все зависит от тебя”) китабын Меган 13 яшендә язган. Әти-әнисе аны бәләкәйдән үк үзләре белән төрле семинар, лекция, психолог белән очрашуларга йөрткән икән. Кыз үзенә мәгъ­лүмат туплаган, нәтиҗәләр чыгарган һәм, зур булмаган тормыш тәҗри­бәсеннән чыгып, китап язган. Анда ул үсмерләргә тормышларын яхшы якка үзгәртү һәм хата адымнар ясамас өчен киңәшләр бирә. Китап үсмер­ләр теле белән язылган. Дөнья балалары арасында ул тиз арада популярлык яулаган һәм меңнәрчә тиражлар белән инглиз телендә нәшер ител­гән. Күптән түгел урысчага тәрҗемә ителгән.
Бүген Меганга унбиш яшь. Ул инде – билгеле автор, модель һәм коуч-тренер. Бишәр мең кешелек тулы залларны тын калдырып тыңлата белә. Әйе, кыз бик талантлы. Чибәр, кыю, талантлы гына түгел, бик бәхетле дә ул, минемчә. Чөнки аның талантын күрүче­ләр, бәяләүчеләр һәм үстерү­челәр бар. Быел Евразия иҗат гильдиясе аңа Русия буйлап турне оештырган. Уфада ул 27 ап­рельдән 1 майга кадәр булды, китабын презентацияләде, үс­мерләр белән аралашты, язу­чылар, иҗат кешеләре белән очрашты.
Читайте нас