-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2017, 13:24

Эчсәң, машина ачкычын хатыныңа бир!

12 майда Башкортстан буенча юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үтте.

Инспекторлар республика төбәкләрендә барлыгы дүрт меңнән артык кагыйдә бозу очрагын ачыкланган. 170 водитель каршы як юлга чыккан, тагын 194 водитель баласын машинасында хәвефсезлек шартларын тәэмин итмичә йөрткән. Башкортстан юлларында 112 исерек водитель тотылган.
Җәяүлеләр дә игътибардан читтә калмаган. 83 җәяүле җаваплылыкка тарттырылган.
Профилактик чараларның нәкъ менә җомга үткәрелүе тиешле нәтиҗә бирә. Бер тапкыр авызы “пешкән” водительләр ял көннәрендә аеруча "әдәпле" була. Шушы ук сүзләр җәяүлеләргә дә кагыла.
Читайте нас