+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 Май 2017, 02:00

И, Казан, нурлы Казан!

Истәлекле сәфәр бик күп җылы тәэссоратлар калдырды.Күптән түгел Кыйгы татар җәмәгатьчелеге үзәгендә Казанга сәфәр оештырырга карар ителде. Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иткән матур вакытта 20 татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Тукай шигырьләрен сөйләп, бәйгеләрдә җиңгән укучылар истәлекле сәфәргә юлландык.

Казан бу көннәрдә, һәрвакыттагыча, бай сәяси һәм мәдәни тормыш белән кайнап яши иде. Шуңа карамастан, безне җылы каршы алдылар, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров безгә оешма хакында сөйләде, бүләкләр ясады. Икенче көнне Казан буйлап экскурсия оештырылды. Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү тантаналарында да катнаштык. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда республика җитәкчелеге – Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты. Алар бик гади, аралашучан җитәкчеләр икән. Минтимер Шәймиев, мәсәлән, безнең Башкортстаннан булуыбызны белеп, яныбызга килде. Барыбыз белән дә кул биреп күрешеп чыкты. “Без — барлык яклап та якын күршеләр, шуңа безгә дуслыкта яшәргә һәм бу дуслыкны бердәм Русия хакына ныгытырга кирәк”, — диде. Ул безнең белән истәлеккә фотога да төште.
Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында без Тукай премиясе лауреатларын бүләкләүнең шаһиты булдык. Бик чагу, матур концерт күрсәтелде. Якташларыбыз Рөстәм Сәйфетдинов һәм Рөстәм Асаев өчен горурланып утырдык. Бәйрәмне сәнгать һәм әдәбият әһелләре мәйданда дәвам итте.
Тукай каберенә чәчәкләр салдык. Аның истәлегенә аять укыгач, туган якларга җырлый-җырлый кузгалдык.
Нурлы Казан, дәртле Казан, моңлы Казан, синең белән тагын очрашырга язсын!
Рамил Әскаров.
Читайте нас