2013-14 елларда медучреждениенең бухгалтеры зур күләмдә үзенең хезмәт хакын арттырган, нигезсез рәвештә үзенә пособие һәм премияләр язган. Шулай ук стоматология акчаларын үзенең кредитларын һәм иренең бурычларын каплау өчен күчерә барган. Законсыз гамәлләрдән поликлиникага 5,2 миллион сумлык зыян килгән.
Хөкем ителүче хатын үз гаебен тулысынча таныган. Ул хәзер поликлиникага урланган акчаларны кайтарырга тиеш булачак.