Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 Май 2017, 02:00

Җиз кыңгырау озатты зур юлларга!

25 майда Уфаның унберенче сыйныфны тәмамлаучы 4862 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 84нче Татар гимназиясен тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен дә шау-шулы балачак еллары артта калды. Соңгы кыңгырау чыңы аларны дәртле яшьлек иленә, уңышлары да, сынаулары да булачак зур тормышка озатты.

1219 укучы белем алган гимназияне быел 51 укучы тәмамлый. Узган ел 67 укучының 16сы (!) медальгә ия булган. Быел да дистәдән артык уку алдынгысының медалистлар сафына басуы көтелә.
— Быел унберенчене ике параллель сыйныф тәмамлый. Берсе — физика-математика юнәлешендә укыса, икенчеләре — гуманитар фәннәрне сайлады. Алар бик актив, талантлы, максатчан һәм, иң мөһиме, бердәм булды. Ике сыйныф арасында һәрвакыт ярыш барды. Һәркайсы укуда, спортта, төрле чараларда беренчелеккә омтылды, — ди гимназия директоры Равил Идрисов.
Равил Рифкать улының сүзләрен ике сәгатьтән артык барган “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә кызлар һәм егетләр тулысынча раслады. Һәр укытучыга махсус багышлап язылган җырлар, төрле милләт халкы биюләреннән попурри, заманча көйләр, һәм әлбәттә, үзләрен кеше итүгә бик күп көч салган педагогларга йөрәк түрендә йөрткән рәхмәт сүзләре... Унберенчеләр остазларына зур бәйрәм ясады бу көнне.
Символ Гайнетдинов җитәкләгән театр студиясенең, Ләйсән Еникееваның “Чаткылар” фольклор түгәрәге, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовларның “Кояшкай” бию ансамбле уңышлы эшләп килгән белем учагында балаларның үзләрен чын артистларча тотуына, чая һәм сәләтле булуына гаҗәпләнәсе дә юк! Ә иң мөһиме, шәһәр мохитендә тәрбияләнгән укучыларның туган телебездә иркен сөйләшүен, милли моңнарга, биюләргә кадер-хөрмәт белән каравын күреп, күңел иркәләнде, гүя бишектә тибрәлде.
Шунысы үзенчәлекле, гимназиядә беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәр татар теле өйрәнелә. Мәсәлән, 6 параллель сыйныфта укучы беренчеләрнең 4сендә татар теле — ана теле буларак керә. Ә чәршәмбе — гимназиядә татар ашлары көне. Ашханәдән токмачлы аш, вак бәлеш, кыстыбый исләре тарала... Халкыбызның күркәм гадәте буенча, технология дәресләрендә кызларның кулъяулык чигүе — яшь буынны милли рухта тәрбияләүнең бер алымы. Чигелгән кулъяулыкларны белем учагына килгән дәрәҗәле кунакларга бүләк итү традициясе күптәннән килә биредә.
Тукай телендә сөйләшүче, милли моңнарыбызны, гореф-гадәт­ләребезне саклап килүче гимназиядә “Соңгы кыңгырау” — гадәти линейка рәвешендә генә түгел, укучыларның да, укытучыларның да күңелендә озак еллар сакланачак милли бәйрәм рухын алды.
Читайте нас