Арысланның хуҗасы Егиш Ероян прокуратура таләбе белән риза түгел. Ул бүген ерткычның иреккә чыгарга мөмкинлеге юклыгын исбатлый. Шуңа карамастан, арысланны дрессировкалаучылар судта бу хәлнең “акрын гамәлдәге бомба” икәнен белдергән.
Моңа кадәр суд Ероянның арысланны җәмәгать урыннарында йөртүен тыйган иде. Ерткыч хуҗасы моның белән ризалашты. Ә менә җанварны үзеннән тартып алулары белән ул риза түгел.