0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Төрлесеннән
29 Май 2017, 21:00

Менә кайда күңелле!

Мәктәптә соңгы кың­гыраулар чыңы тыну белән ата-аналар, берчә, уку елы беткәнгә җиңел сулап куйса, шул ук вакытта, борчыла да башлый. Көн дә­вамында эштә йөргәндә бала ни белән шө­г­ыль­ләнер? Аңа кем күз-колак булыр? Кем ашатыр? Кем тәрбияләр?

Ярый ла авыл җирендә баланы картәни-картәтиләр көтеп торса. Ә алары да эштә йөрсә? Бу очракта җәйге лагерьлардан да уңайлырак урын юктыр.
Стәрлебаш районының “Орленок” савыктыру-белем бирү үзәге урман читендә, күркәм табигать кочагында, район үзәгеннән өч чакрымда урнашкан. Лагерь территориясендә ике ачык бассейн эшли. Яңгыр яуса да куркыныч түгел. Атнасына ике-өч тапкыр “Орленок”лыларны район үзәгендә урнашкан “Стәрле” спорт-савыктыру комплек­сының бассейны кунакка көтә.
Лагерь җитәкчелеге сәламәт туклануны җитди кайгырта. Итне урындагы эшкуарлар китерә, икмәк тә Стәрлебашта пешә, сөт тә авылдан. “Ризыкларыбыз витаминнарга бай, тәмле!” дип ышандыра лагерь пешекчеләре.
21 көн дәвамында вожатыйлар балаларны төрле юнәлештә иҗади үстерергә тырыша: җырларга, биергә, төрле уен коралларында уйнарга, үрергә, буярга, кисәргә, төрле эшләнмәләр ясарга, спортта осталыкны арттырырга, рюкзак җыяр­га, палатка корырга, учак ягарга һәм тагын да күп һөнәрләргә өйрәтә. “Яшь спецназчы” дип аталган профильле сменада яшь­ләр патриотик тәрбия ала, холык чыныктырырга өй­рәнә. “Яшь урманчы” проекты исә үсемлекләр, җәнлекләр белән таныштыру мөмкинлеге бирә. Балалар агач утыртуда катнаша, походка чыга. Быелдан алып “Орленок”та “Яшь журналист” проекты да эшләячәк. Журналистика нигезләренә төшенергә “Стәрлебаш чишмәләре” гәзите һәм “Кызыл таң” республика гәзитләре журналистлары ярдәм итәчәк.
Өч сменада оештырыл­ган ялга 7-15 яшьлек балаларның килүен көтә­ләр. Хәер, лагерь ачылганын районныкылар гына түгел, Уфа, Стәрлетамак, башка шәһәр һәм район балалары да түземсезлек белән көтә. Очрашканга кадәр!
Читайте нас