+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июнь 2017, 17:26

Быел җәй булачакмы?

Менә җәйнең беренче көнен дә каршыладык. Әмма көннәр һаман да җылылыгы белән сөендерми әле. Булырмы соң ул җәй, дип төшенкелеккә бирелүчеләр дә бар.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Уфада һава температурасы былтыргыдан әллә ни аерылмаячак.
Июньдә температура уртача +17,2 градус, июльдә +19,3, ә августта +16,5 градус булачак. Иң җылы көннәр, күренүенчә, июльгә туры килә. Ул җылы да, явым-төшемгә саран да булачак. Ә менә август яңгырны мул өләшергә җыена шикелле. Сентябрьдә тулыкыйммәтле әбиләр чуагы һәм уртача +11 градус булуы көтелә.
Читайте нас